KazanForumда Малайзия «Хәләл» сертификатын тапшыру тантанасы булачак
KazanForumда Татарстанның «Хәләл» стандарты буенча комитетына Малайзия Ислам үсеше департаментында аккредитация узуын раслый торган сертификат тапшыру тантанасы планлаштырылган. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта республиканың Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина әйтте.
«Татарстанның «Хәләл» стандарты буенча комитеты хәзер дөньяның 17 илендә сертификация уза. Мәйданчыкта Малайзия сертификатын алуны планлаштырдык. Бу ишекләр Малайзиядәге, Татарстандагы хәләл продукция җитештерүчеләргә яки безнең комитетта сертификация узучыларга ачыла. Бу без форум ярдәмендә булдыра торган база инфраструктурасы», – дип сөйләгән агентлык башлыгы.
«Россия – ислам дөньясы: KazanForum» XVI халыкара икътисад форумы 13 – 18 майда Казанда узачак. Анда катнашу өчен 103 ил гариза биргән. Форумга 10 меңнән артык кеше теркәлгән инде. Быелгы форумның төп темасы – «Цифрлаштыру: яңа чынбарлык һәм хезмәттәшлекне киңәйтү өчен өстәмә мөмкинлекләр».