KazanForum уздырган көннәрдә Казанда алкоголь сатуны чикләячәкләр
«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» Халыкара икътисад форумын уздырган көннәрдә Татарстан башкаласының кайбер урамнарында алкоголь сатуны чикләячәкләр. Республика Министрлар Кабинетының әлеге карарын Премьер-министр Алексей Песошин имзалаган.
Чикләү чаралары 13 – 18 май көннәрендә гамәлдә була. Җәмәгать туклануы хезмәте күрсәткәндә алкогольне ваклап сату өчен искәрмә каралган.
Нигездә чикләүләр 13 майдан 18 майга кадәр чорда гамәлдә була. Аграр (2 йорт), Абдулла Бичурин (11 йорт), Академик Парин (16, 22 йортлар), Бауман (21, 25, 82 йортлар), Зур Кызыл (42а, 53 йортлар), Борһан Шаһиди (1/15 йорт), Волков (48/22 йорт), Декабристлар (85, 88 йортлар), Кави Нәҗми (3/9 йорт), Карл Маркс (3 йорт), Комсомол (2 йорт), Лесгафт (6/57 йорт), Мәскәү (34 йорт), Муса Җәлил, Николай Ершов (1а йорт), Островский (31 йорт), Петербург (1, 9 йортлары), Рихард Зорге (66 йорт), Сәид-Галиев (6, 6а йортлары), Таҗи Гыйззәт (6/31 йорт), Университет (20, 4/34 йорт), Чернышевский (37 йорт) һәм Чистай (43, 43а йорт) урамнарындагы, шулай Ибраһимов проспектындагы (56 йорт) сәүдә нокталары турында сүз бара.
Моннан тыш, бу көннәрдә Казан халыкара аэропорты территориясендә дә (549 бина) спиртлы эчемлекләр сатып алып булмаячак.
Моннан тыш, 15 һәм 16 майда Марсель Сәлимҗанова (12а, 15/8в, 17 йортлары), Спартак (6 йорт) һәм Һади Такташ (2, 27, 41, 45а, 66, 105 йортлары), ә бары тик 16 майда гына Зур Кызыл урамындагы (29 йорт) сәүдә объектларында алкоголь сатылмый.
Әлеге карарның үтәлешен Татарстанның Дәүләт алкоголь инспекциясе контрольдә тота.