ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Май
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Уенчыклар, психологик уен, сервис: авыр хәлдә калган гаиләләргә нинди ярдәм каралган?

0

«Проект 2024 елдан гамәлгә ашырыла. Нәтиҗә ясасак, проект кысаларында инде 308 балага ярдәм күрсәтелгән, аларның 215е – рәхимсез мөгамәлә кичергән, 40ы – үз-үзенә кул салырга омтылган, 18е – башкаларга карата деструктив тәртип күрсәткән. Ярдәм күрсәтелгән ата-аналар саны 400 кеше тәшкил итте – бу әлеге балалар тәрбияләнә торган гаиләләр», – дип сөйли Татарстан Республикасының хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева.

Аның әйтүенчә, проектның төп бурычы – ата-аналар һәм балалар гаиләдәге авыр тормыш хәлләрен җиңеп чыга алсын өчен тиешле шартлар тудыру, аларга балалар–ата-аналар мөнәсәбәтләрендә тигезлекне торгызырга ярдәм итү.

«Дуслашу» кабинеты турында: «Гаиләдәге низагларны балалар арасында гына түгел, ә ата-аналар арасында да хәл итәбез»

«Проект уңышлы тормышка ашырылсын өчен, проектта катнашучы учреждение базасында, комплекслы үзәк һәм социаль приютларда, кыен хәлдә калган гаиләләргә ярдәм итә торган яңа сервислар барлыкка килде, «Дуслашу» кабинетлары булдырылды. Болар: медиатив сессия һәм консультацияләр уздыру өчен махсус җиһазландырылган бүлмәләр, алар гаиләдәге низагларны балалар арасында гына түгел, ә ата-аналар арасында да хәл итүгә юнәлдерелгән», - диде ул.

Шул ук вакытта мондый кабинетларга, дәресләргә гаиләнең аерым бер әгъзасы яки барысы да килә ала – белгечләр балалар һәм ата-аналар белән бергә эшли, аларга бер-берсен ишетергә һәм яхшырак аңларга, килеп туган проблемаларны хәл итәргә ярдәм итә, – дип аңлата Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте.

«Эмоциональ ярдәм күрсәтәбез» – психологик травмалардан арынып буламы?

Уен терапиясе кабинетлары да ачылган. «Бу – психологик «травма» кичергән балалар белән дәресләр үткәрү өчен уен җиһазлары һәм кирәкле материаллар белән җиһазландырылган киңлек. Ягъни мондый кабинетларда метафорик карта, психологик уен кебек төрле технологияләр кулланыла. Балаларга эмоциональ ярдәм күрсәтү күнекмәсен үткәрәбез, балага ярдәм итә торган әйләнә-тирәлекне формалаштырабыз, шуның нәтиҗәсендә балигъ булмаганнарның ниндидер җинаятьчел янау нәтиҗәсендә барлыкка килгән куркуы, проблемалары хәл ителә», - диде Юлия Абдреева.

Ул билгеләп үткәнчә, учреждение, социаль оешмаларда социаль тернәкләнү узучы балалар белән дә эш алып барыла. «Эмоциональ проблемаларны, эзәрлекләү һәм балага карата рәхимсез мөгамәлә очракларын ачыклау максатыннан тәрбияләнүчеләрне тикшерү өчен, махсус психодиагностика җиһазы сатып алынды. Аның ярдәмендә буллинг һәм рәхимсез мөгамәлә очраклары ачыкланды. Белгечләрнең алдагы эше мондый проблемаларны юк итәргә һәм баланың эмоциональ халәтен яхшыртырга мөмкинлек бирә», - ди министр урынбасары.

«Безнең учреждениеләр базасында кертелә торган яңа технологияләрне гамәлгә ашыру өчен социаль хезмәткәрләребез Пермь краенда укыды, балигъ булмаган җинаять корбаннары һәм психоэмоциональ травма алган балаларга ярдәм күрсәтү буенча махсуслаштырылган курслар тыңлады. Бүген Казанда урнашкан халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психоэмоциональ травмалары булган балаларга ярдәм күрсәтү буенча төбәк терәк мәйданчыгы булып тора», – дип аңлата Юлия Абдреева.

«Балалар арбасы, карават, уенчыклар»: кечкенә яшьтәге баласы булган гаиләләр өчен ниләр биреләчәк?

Проектны гамәлгә ашыру 2025 елда да дәвам итәчәк. Лаеш, Әлмәт һәм Лениногорск районнарында, шулай ук Чаллыда яңа социаль сервислар – яңа туган балаларның ата-аналары өчен социаль прокат пунктлары кертелер дип планлаштырыла. Прокатка кечкенә яшьтәге баласы булган гаиләләр өчен иң мөһиме кирәкле әйберләр: бала арбасы, карават, ходункилар, балалар өчен уенчыклар биреләчәк.

Шулай ук проектны гамәлгә ашыруга җәлеп ителгән учреждениеләр ата-ана компетенцияләрен үстерүгә һәм гаиләдә барлыкка килә торган проблемаларны хәл итүгә юнәлдерелгән «Гаилә әлифбасы» программасын кертү хисабына методик базаны яхшыртачак һәм сенсор бүлмәләр өчен җиһазлар алачак.

«Быел безнең проектта тагын 423 бала һәм 495 ата-ана катнашыр, белгечләребездән квалификацияле ярдәм алыр дип өметләнәбез», – дип йомгаклады министр урынбасары.

«Авыр тормыш хәлендә калган балалар, гаиләләргә ярдәмне арттырабыз»

Татарстанда әлеге максатларга ирешүгә юнәлдерелгән проект һәм программалар актив рәвештә гамәлгә кертелә. Мәсәлән, 2024 елның июленнән авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм фонды 2024-2025 елларга балалар иминлеген тәэмин итүнең төбәк системасын үстерү буенча чаралар комплексын гамәлгә ашыра башлады. Әлеге комплекс кысаларында республиканың 20 муниципаль районы һәм шәһәр округы территориясендә чаралар үткәрелә.

Әлеге проект балаларны мәрхәмәтсез мөгамәләдән, көч куллану, криминалдан яклау системасын камилләштерүгә, шулай ук авыр тормыш хәлендә калган балаларга, гаиләләргә ярдәмне арттыруга юнәлдерелгән. Аның катнашучылары – үз-үзенә кул салырга омтылган балалары булган гаиләләр, хәрби хәрәкәт зонасыннан килгән балалы гаиләләр, балигъ булмаганнарга карата көч кулланган, үз бурычларын үтәмәгән ата-аналар һ.б.

Моннан тыш, әлеге проектның игътибар зонасына балигъ булмаган балалары булган, туганнары һәм якыннары тарафыннан көчләү һәм рәхимсез мөгамәлә куркынычы барлыкка килеп, социаль куркыныч хәлдә булган хатын-кызлар, шулай ук көчләү һәм рәхимсез мөгамәлә кичергән балигъ булмаганнар да керә.