Владимир Путин KazanForum-2025 катнашучыларын сәламләде
Россия Президенты Владимир Путин 13-18 майда Казанда «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XVI халыкара икътисади форумында катнашучыларга сәламләү юллады.
Мөрәҗәгатьтә белдерелгәнчә, Россия гасырлар дәвамында ислам дөньясы белән нык багланышлар урнаштырды һәм бүген, катлаулы халыкара вазгыятькә карамастан, икътисади, фәнни, гуманитар һәм төбәкара хезмәттәшлекне актив үстерүен дәвам итә. Татарстан шул ук вакытта конструктив халыкара мөнәсәбәтләр төзүдә лидерларның берсе дип аталды.
«Форум барышында сезгә төрле өлкәләрдә, шул исәптән технологик өлкәләрдә безнең элемтәләрне алга таба ныгыту перспективалары турында фикер алышырга туры киләчәк. Ислам хезмәттәшлеге оешмасы вәкилләре катнашында «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме утырышы цифрлы финанс системасын үстерү буенча уртак эшкә багышланачак», – дип билгеләп үтте дәүләт башлыгы.
Президент шулай ук искәрткәнчә, 2025 ел - Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы һәм тарихи хәтерне саклауның әһәмияте форумның эшлекле һәм мәдәни программасында чагылачак. «Безнең көннәрдә бары тик бергәләп кенә без бөтен дөнья җәмәгатьчелегенең тотрыклы, гармонияле үсешен тәэмин итә алабыз, террорчылык, экстремизм, локаль конфликтлар эскалациясе кебек заманча куркыныч янауларына нәтиҗәле каршы тора алабыз», – дип өстәде Владимир Путин.
Ул форум илләр һәм халыклар арасындагы партнерлыкны ныгытуга тагын бер адым булачагына ышаныч белдерде.
Искәртик, KazanForum буларак билгеле «Россия – Ислам дөньясы» халыкара икътисади форумы – Россия һәм Ислам дөньясы илләре арасында икътисади, инвестицион һәм мәдәни хезмәттәшлекне ныгыту өчен зур халыкара мәйданчык. Ел саен форум Казанда партнерлык мөнәсәбәтләрен ныгыту белән кызыксынган меңләгән катнашучыларны – дәүләт эшлеклеләрен, бизнесменнарны, экспертларны һәм дипломатларны җыя.
«Россия – ислам дөньясы: KazanForum» XVI халыкара икътисади форумы 13-18 май көннәрендә Казанда уза. 2025 елда форумның төп темасы «Цифрлаштыру: яңа чынбарлык һәм хезмәттәшлекне киңәйтү өчен өстәмә мөмкинлекләр». Үзләренең катнашуларын дөньяның 87 иленнән вәкилләр раслады.