Данис Шакиров: «Милли тормыш һәм дин» Бөтенроссия форумы - иң зур казанышларыбызның берсе
16-18 май көннәрендә Казанда hәм Болгарда «Милли тормыш һәм дин» татар дин әһелләренең XV Бөтенроссия форумы узачак. Форум Россиянең 80 төбәгеннән 1 меңнән артык имамны, ислам галимнәрен, дин әһелләрен, жәмәгать эшлеклеләрен hәм экспертларны берләштерәчәк. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстанның Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты бинасында узган матбугат очрашуында сөйләде.
«Әлеге җыен Казанда узучы «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» Халыкара икътисади форумы кысаларында үтүе белән дә әһәмиятле. Бу – Бөтендөнья татар конгрессының иң зур казанышларының берсе, чөнки татар дөньясыннан һәм барлык илдән дин әһелләрен туплый торган бердәнбер мәйданчык», – диде ул.
Форум 16 май көнне делегатларны каршы алу һәм Казанның тарихи мәчетләрендә («Кол Шәриф», «Мәрҗани», «Апанай», «Кабан арты», «Казан нуры» мәчетләре) җомга намазын укудан башлана. Шул ук көнне 16:00 сәгатьтә «Казан» Агросәнәгать паркында форумның тантаналы ачылышы узачак.
«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» Халыкара икътисади форумы кысаларында безнең аерым күргәзмә оештырылачак. Анда без Россиянең хәләл-индустриясе белән таныштырачакбыз, шуңа күрә ачылыш та шунда узачак. «Милли тормыш» һәм «дин» дигән ике төшенчә татар дөньясы өчен аерылгысыз төшенчәләр. Гадәттә хәләлне азык-төлек белән генә бәйлиләр, ләкин хәләл ул – тулы бер яшәү рәвеше, индустрия», – дип искәртте Данис Шакиров.
Фото: © «Татар-информ», Камилә Билалова
17 май көнне «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында форумның пленар утырышы узачак. Пленар өлештән соң 4 дискуссион мәйданчык эшли башлый: «Хәләл» индустриянең бүгенге халәте», «Халкыбызның дини нигезе – Хәнәфи мәзһәбе», «Ватанны сөю – иманнан», «Ватанны саклауда дин әһеленең роле», «Мәгърифәтче, дин әһеле К.Насыйриның 200-еллыгы: Татарларда мәгърифәтчелек традицияләре». Анда рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклау, Ислам мәгарифен үстерү һәм милли үзенчәлекне ныгытуда диннең роле турында фикер алышачаклар.
18 май көнне Бөтенроссия дин әһелләре форумы традицион рәвештә «Изге Болгар җыены» белән тәмамланачак. «Изге Болгар җыены»ның тантаналы ачылышы 11:00 сәгатьтә булачак.