ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Май
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Быелгы «Изге Болгар җыены»нда дөньяви музыка яңгырамаячак

0

«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XVI Халыкара икътисади форумы мәдәни программасы кысаларында узучы «Изге Болгар җыены»нда дөньяви музыка булмаячак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгындагы матбугат очрашуында ТР Мәдәният министрлыгының иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек бүлеге башлыгы Айрат Фәйзрахманов ассызыклады.

«Изге Болгар җыены»нда дөньяви музыка яңгырамаячак. Минем уйлавымча, бәйрәмгә килгән кешеләр моңа әхлакый һәм рухи яктан әзер. Бу күренеш — әлеге җыен үсешендә яңа этап. «Изге Болгар җыены» – «KazanForum»ның йомгаклау чарасы, шуңа күрә борынгы шәһәр мәйданчыгы бик күп чит ил кунакларын кабул итә ала. Шул исәптән байтак мөселман илләреннән дә. Бу берничә чараның кульминацион ноктасы: «KazanForum», Ислам илләре Мәдәният министрлары очрашуы һәм Бөтендөнья татар конгрессы үткәргән дин әһелләре форумының», — ди ул.

Шулай ук Фәйзрахманов, Казан ислам мәдәнияте башкаласына әвереләчәген билгеләп үтте. «Бу дөньяда барысы да үзара бәйләнгән, әмма без моңа этаплап килдек. Халыкта да рухи ризыкка ихтыяҗ зур. Без бөтен мөселман дөньясына үзебезнең дөрес дини кыйммәтләребезне күрсәтергә тиеш», — дип сөйләде ул.

Чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан мөхтәсибләре һәм имамнары, «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы, Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы, шәкертләр һәм барлык теләүчеләр катнашачак.

Изге Болгар җыенының кульминацион чарасы Болгарның тарихи Хан мәчете җирлегендә җәмәгать белән намаз уку булачак. Намаздан соң мөселманнар дин һәм Ватан өчен гомерләрен биргән ата-бабалары рухына, шулай ук мөселман өммәте һәм Россия өчен иминлек сорап дога кылачак. Җыенда, моннан тыш, мәдәни программа, төрле интерактив һәм тематик мәйданчыклар эше каралган.

  • Изге Болгар җыены Болгарда 1989 елдан бирле 922 елда Идел буе Болгарстанының Исламны кабул итү көне хөрмәтенә уза. Бу вакыйга Ибн Фадлан җитәкчелегендәге Багдад илчелегенең Болгарга килүе белән бәйле һәм Идел буе халыкларында ислам тарихына нигез сала.