Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләреннән блогерлар KazanForum форумына киләчәк
14-16 майда Казанда «Россия-Ислам дөньясы: KazanForum» XVI халыкара икътисади форумын уздыруга багышланган интернациональ блог-тур узачак.
Форумны оештыручылар хәбәр иткәнчә, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләреннән биш блогер Татарстанга киләчәк. Блог-турда түбәндәге иҗтимагый фикер лидерлары катнашачак:
- Chong Chi Howe, Малайзия
- Asmaa Mohamed Abdelraouf Ali, Мисыр
- Mohammad Ismail, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре
- Bokhodirov Sarvarbek Sanjarbek Ugli, Үзбәкстан
- Ahmed El Badawy, Мисыр
Аларның сәхифәләрендә гомуми аудитория 5,7 миллионнан артык кеше тәшкил итә. Ресурслардагы контент мәдәният үсешенә, дипломатик вакыйгаларга һәм төрле өлкәләрдәге яңалыкларны күзәтүгә, шулай ук туризм һәм сәяхәтләргә багышланган.
Сәфәр вакытында халыкара кунаклар икътисади форумның төрле активлыкларына барачак, шулай ук спикерлар сыйфатында «Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең Яшь дипломатлар форумы кысаларында «Яңа технологияләр һәм медиа роле: ясалма интеллект дипломат һөнәрен алыштырачакмы?» һәм «Киләчәк медиасы хәзер: контент һәм технологияләр» сессияләрендә катнаша. Моннан тыш, форум мәйданчыкларының берсендә алар «Беренчеләр хәрәкәте»ндә катнашучы яшүсмерләр белән аралашачак.
Блогерлар Казанда һәм Иннополиста мәдәни институтлар, төзекләндерелгән иҗтимагый киңлекләр, төрле социаль объектлар һәм башка популяр шәһәр урыннары белән танышыр, дип планлаштырыла. Бу хакта контентны алар үз социаль челтәрләрендә трансляцияләяләргә җыена.