ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Май
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Май бәйрәмнәрендә Татарстанга 180 меңнән артык турист килгән

0

1 майдан 4 майга кадәр республика кунакханәләрендә йөкләнеш 85 процент тәшкил иткән, 8 майдан 11 майга кадәр – 63 процент тирәсе. Иң күп турист 2 һәм 3 май була, ул вакытта кунакханәләрнең йөкләнеше 92-96 процентка җиткән. Татарстанга барлыгы 190 меңнән артык турист килгән. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Туризм буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Узган май бәйрәмнәре Татарстанга туристлык юнәлеше буларак зур кызыксыну күрсәтте. Без Россиянең барлык төбәкләреннән диярлек күпсанлы кунаклар кабул иттек һәм туристлык индустриясенең мондый ташкынны җиңеп чыгуын күрәбез. Туристлар ягыннан кисәтүләр булмады диярлек. Шул ук вакытта без бик күп уңай бәяләмәләр алдык. Беренче май көннәрендә Казан марафоны узды, ул шулай ук башка төбәкләрдән күпсанлы кунакларны җәлеп итте, һәм безнең барлык туристлык үзәкләре, туристларны кабул итеп, тулы канлы режимда эшләде», – дип белдерде дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов агентлык белән әңгәмәдә.

Шәһәр читендәге урнаштыру чаралары да зур популярлык казанды: бүгенге көндә республикада шундый 63 объект эшли.

Татарстанның төп туристлык үзәкләре уңай динамика күрсәтте. 1 майдан 11 майга кадәр Казан Кремле 241 мең кешене кабул итте. Бөек Болгарга 34 мең турист килгән, Алабугага – 30 мең, Чистайга – 10 мең.Тәтешкә – якынча 8 мең.

Туристларның күпчелеге М-12 трассасы буенча автомобильләрдә килгән.

Татарстанга туристлар агымы арту «Туризм һәм кунакчыллык» илкүләм проекты максатларын тормышка ашыруга ярдәм итә, аның нигезендә 2030 елга Россия буенча сәяхәтләр саны елына 140 млн га кадәр үсәргә тиеш.