103 ил вәкиле Kazanforum форумда катнашырга теләк белдергән
103 ил вәкиле «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» ХVI Халыкара икътисадыи форумында катнашырга теләк белдерде. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте йортында брифингта ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина хәбәр итте.
«Узган ел белән чагыштырганда шактый арту күзәтелә. Узган елда хәтта 90 илгә дә тулмаган иде», - дип сөйләде ул.
Миңнуллина сүзләренчә, форумга инде 10 меңнән артык кеше теркәлгән, һәм теркәлү дәвам итә.
Быел форумның төп темасы «Цифрлаштыру: яңа чынбарлык һәм хезмәттәшлекне киңәйтү өчен өстәмә мөмкинлекләр», - дип билгеләп үтте ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе.
«Төрле темалар буенча 141 эшлекле конференция планлаштырылган. Эшнең 20 төп юнәлеше билгеләнде», - дип белдерде ул.
«Россия – ислам дөньясы: KazanForum» XVI халыкара икътисади форумы 13-18 май көннәрендә Казанда уза.
Искәртик, KazanForum буларак билгеле «Россия – Ислам дөньясы» халыкара икътисади форумы – Россия һәм Ислам дөньясы илләре арасында икътисади, инвестицион һәм мәдәни хезмәттәшлекне ныгыту өчен зур халыкара мәйданчык. Ел саен форум Казанда партнерлык мөнәсәбәтләрен ныгыту белән кызыксынган меңләгән катнашучыларны – дәүләт эшлеклеләрен, бизнесменнарны, экспертларны һәм дипломатларны җыя.