Биектау районы буенча Эчке эшләр бүлеге җитәкчесе үз вазифасыннан китте
Бүген Эчке эшләр министрлыгының Биектау районы буенча бүлеге җитәкчесе, полиция полковнигы Айнур Вәлиев отставкага китүе турында хәбәр итте. Бу хакта район башлыгы Равил Хисаметдинов Телеграм-каналында белдерде.
«Айнур Зиннурович, Биектау районында яшәүчеләрнең иминлеген кайгыртуыгыз һәм тугрылыгыгыз өчен рәхмәт. 2021 елдан сез законны үтәүне намус белән тәэмин иттегез һәм безнең гражданнар мәнфәгатьләрен якладыгыз», – дип язган ул.
Айнур Вәлиевнең Эчке эшләр органнарында хезмәт итүгә 28 ел багышлавы, хезмәт эшчәнлеген 17 яшендә башлап җибәрүе билгеләп үтелә.