ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Май
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Зилә Вәлиева: Татарстанда һәр дүртенче дәүләт хезмәтен коммерцияле булмаган оешма күрсәтә

0

Татарстанда һәр дүртенче дәүләт хезмәтен коммерцияле булмаган сектор оешмалары күрсәтә. Бу хакта «Татар-информ» интервьюсында ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева белдерде.

«Соңгы елларда коммерцияле булмаган сектор социаль үсеш драйверына әверелде. Һәм моны 2024 елда Федераль Җыенга Юлламасында Россия Президенты Владимир Путин ассызыклады. Ул паллиатив хезмәтләр күрсәтүне, өлкәннәрне озак вакыт карауны дәүләт дәрәҗәсенә күтәрде, социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларның бюджет субсидияләре алып, аларны гамәлгә ашыруда катнашуын билгеләп үтте», - диде ул.

2024 елның декабренә булган мәгълүматларга караганда, республикада 6231 коммерцияле булмаган оешма теркәлгән. Алар социаль, мәгариф, спорт, мәдәният өлкәләрендә эшли, дип ачыклык кертте мәгълүмат агентлыгының әңгәмәдәше.

«Бу балаларга һәм өлкән яшьтәге кешеләргә ярдәм күрсәтү, озак вакытлы тәрбия бирү, өлкән яшьтәге кешеләрнең махсус учреждениеләрдә озак вакыт булуларын тәэмин итү, балаларга өстәмә белем бирү һәм аларның иҗатта үз юлларын табуы, сәламәт яшәү рәвеше һәм башка эшчәнлек төрләре», - дип өстәде ул.

Узган ел Россия Иҗтимагый палатасы һәм RAEX «Регион-НКО» агентлыгы рейтингы нәтиҗәләре буенча Татарстан коммерцияле булмаган сектор үсеше дәрәҗәсе һәм сыйфаты буенча Мәскәүдән кала икенче урынны алды.