Камал театрында Рузия Мотыйгуллинаның юбилей кичәсе премьера белән узды
Камал театрының яңа бинасындагы беренче юбилей кичәсен Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Рузия Мотыйгуллина үткәрде.
«Башка артистлар юбилейга яңа күлмәк ала, ә Рузия Мотыйгуллина бинаны да яңартты», – дип шаяртты театр артистлары актрисаны котлаганда.
Рузия Мотыйгуллинаның шушы көннәрдә «Дуслык» ордены белән бүләкләнүен, дәүләт бүләген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның Казан Кремлендә тапшыруын искәртеп үттеләр.
Татар театрының күренекле актрисасы Рузия Мотыйгуллинаның юбилей кичәсе театрның премьерасы – «Аналар улларын көтәләр» спектакле белән билгеләп үтелде. Биредә актриса төп рольләрнең берсен – Бибисара ролен башкара.
Спектакльдән соң артисты труппа котлады. «Бүген чыннан да зур бәйрәм. Шушы бинада – яңа бинада беренче юбиляр – сез. Киләсе юбилейларда яңа рольләр телим. Бүгенге кебек бөтен труппа сезне каршы алсын! Тамаша заллары тулы булсын! Сезнең талантыгызга сокланып карасыннар! Без сезне бик яратабыз», - диде Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев труппа исеменнән.
«Мин язмышыма рәхмәтлемен. Театрыма рәхмәт! Безнең иҗатыбызга сокланучы тамашачыга рәхмәт! Без яңа бинага килдек, безнең белән сез дә яңа бинага килдегез. Көн саен өч бинабыз да халык белән шыгрым тулы. Биредә ярты гасыр бергә эшләгән өлкән дусларым бар – аларга рәхмәт! Яшь коллегаларыма бик зур рәхмәт! Режиссерыма рәхмәт! Театрыбыз җитәкчеләренә рәхмәт!» – дип башлады чыгышын Рузия Мотыйгуллина.
Актриса үзенең остазы булган Марсель Сәлимҗановны да искә алды. «Ул театрыбызны биеклеккә күтәреп, талатнлы укучысы Фәрит Бикчәнтәевка тапшырып калдырды. Хәзер театр дигән корабны ул алып бара. Бүген яңа спектакль карадыгыз – Җиңү бәйрәменә нинди бүләк булды ул. Безне – өлкән буын артистларын бергә җыйнап эшләве өчен Фәрит Рәфкатовичка рәхмәт. Без бит сугыштан соң туган буын – әти-әниләр аша сугышның нәрсә икәнен беләбез. Җиңү көне безнең өчен изге бәйрәм, Фәрит Бикчәнтәев безгә икеләтә бәйрәм ясады. Театрга килегез – бергә яшик, бергә эшлик!», – диде юбиляр.
«Аналар улларын көтәләр» спектакле башкорт драматургы Әсхәт Мирзаһитов пьесасы буенча куелган. Анда төп рольләрне театрның өлкән буын артистлары башкара.