Җиңү көне уңаеннан 107 яшьлек алабугалыга кер юу машинасы бүләк иттеләр
Галина Сәлах кызы Шәрәфетдинова — Алабуга районының иң өлкән кешесе, быел аңа 108 яшь тула. Аның тормышы фидакарь хезмәт, ныклык һәм Ватанга чиксез тугрылык белән сугарылган тулы бер чор тарихын чагылдыра. Ватан сугышы ветераны − тыл хезмәтчәне һәм хезмәт ветераны Галина Сәлаховна Җиңү көне белән котлаулар кабул итте. Бу хакта «Алабуга нуры» яза.
Аның янына җылы сүзләр һәм бүләк белән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль үсеш буенча урынбасары Елена Мерзон килде. Галина Сәлаховнага бәйрәм уңаеннан кер юу машинасы тапшырылды.
«Сезнең әбиегез молодец. Бу кер юу машинасы сезгә аны карарга ярдәм итсен. Ул бик катлаулы тормыш кичергән. Ул чор кешеләре хезмәт батырлыгы кылган, ләкин беркайчан да бернәрсәгә дә зарланмаганнар, бары тик эшләгәннәр. Алар ярдәмендә илебез катлаулы заманнарда нык торды, аларның һәрберсе турында китап язарга мөмкин», — дип мөрәҗәгать итте Галина Сәлаховнаның килененә ул.
Галина Шәрәфетдинова 1917 елның 28 августында Алабугада туа. Алабуга педагогия училищесын тәмамлап, гомерен балалар тәрбияләүгә багышлый — балалар бакчасында һәм Алабуга балалар йортында тәрбияче булып эшли. Аның гомуми хезмәт стажы 39 ел тәшкил итә.
«Бүген бу гаҗәеп хатын-кызга карап, нәкъ менә шундый кешеләрнең чын герой булуларын аңлыйбыз, аларның тыйнаклыгы, хезмәт сөючәнлеге һәм ныклыгы тыныч тормышыбызның нигезе булды. Исәнлек-саулык сезгә, Галина Сәлаховна!» – диелгән хәбәрдә.