Казанга Ислам Хезмәттәшлек оешмасы генераль секретаре килде
Казанга Ислам хезмәттәшлеге оешмасы генераль секретаре Хөсәен Ибраһим Таха килде. Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин каршы алды. Бу хакта ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Хөсәен Ибраһим Таха Татарстанга ТР Рәисе, «Россия – Ислам дөньясы» Стратегик караш төркеме рәисе Рөстәм Миңнеханов чакыруы буенча килде. Сәфәр барышында Ислам хезмәттәшлек оешмасы генераль секретаре республикабызның икътисади, инвестицион, шулай ук мәдәни потенциалы белән танышырга җыена. Хөсәен Ибраһим Таханың Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгында очрашулары да планлаштырылган. Моннан тыш, ул Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгында, Болгар ислам академиясендә һәм Казан Кремлендә булырга ниятли.
57 илне (Төркия, Иран, Согуд Гарәбстаны, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре һ.б.) үз эченә алган Ислам хезмәттәшлек оешмасы дөньяда әйдәп баручы ислам берләшмәсе санала. Россия әлеге оешмада - күзәтүче статусында.
2024 елда Татарстанның Ислам хезмәттәшлек оешмасы дәүләтләре белән товар әйләнеше 38 процентка артты һәм 7,9 миллиард доллар тәшкил итте. Мисыр, Малайзия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Тунис, Төркия, Урта Азия дәүләтләре белән тыгыз сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләр урнашты. Азия һәм Африка илләрендәге партнерлар белән элемтәләр тотрыклы рәвештә ныгый. Ислам хезмәттәшлек оешмасы илләренең республиканың гомуми тышкы товар әйләнешендәге өлеше 50 процентка якынлашып килә.