ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Май
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Дума депутаты аккаунтны арендага бирү төрмә белән тәмамланырга мөмкин дип кисәтте

0

Кулланучылар мессенджер һәм социаль челтәрләрдәге үз аккаунтларын массакүләм рәвештә арендага бирә башлаган, ләкин моның ахыры төрмә белән тәмамланырга мөмкин. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Дәүләт Думасының Мәгълүмати сәясәт комитеты әгъзасы Антон Немкин сүзләренә сылтама белән хәбәр итә.

«Соңгы айларда без шундый тенденцияне күзәтәбез – кулланучылар социаль челтәрләрдәге аккаунтларын массакүләм рәвештә арендага бирә. Сүз күбесенчә Telegram, VK, WhatsApp һәм башка платформалар турында бара. Мотивация аңлашыла: аккаунтны «аренда»га атнасына берничә мең сумнан тәкъдим итәләр», - дип искәртте парламентарий.

Әмма арендага бирелгән аккаунтлар еш кына башка кешеләрне алдау, мошенниклык белән бәйле инвестиция проектларын рекламалау яки «легаль булмаган сервисларны таныту» өчен кулланыла, дип искәртте Немкин. Шул ук вакытта, кулланучылар үзләре дә җинаятьтә катнашкан булып чыга.

«Һәм аларга реаль җаваплылык яный – Россия Федерациясе Җинаять кодексының «Мошенниклык» маддәсе буенча ун елга кадәр иректән мәхрүм итүгә кадәр», – дип белдерде депутат.

Аның сүзләренчә, эш шунда ки, ике факторлы аутентификацияне өзеп, логин һәм парольне тапшырганнан соң аккаунт теләсә ничек – «криптовалюта схемалары өчен дә, хакер һөҗүмнәре өчен дә, трафикны легаль булмаган сайтларга күчерү өчен дә» - кулланылырга мөмкин.

«Юридик рәвештә һәм асылда сез үз аккаунтыгыздан кылынган гамәлләр өчен җаваплы», – дип нәтиҗә ясады Немкин һәм россиялеләрне аларның исемнәрен мошенниклар өчен ышыклау чарасы буларак кулланырга рөхсәт итмәскә чакырды.