Миңнеханов Яшел Үзән районы хакимиятен кече фермер хуҗалыкларын стимуллаштырырга өндәде
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республиканың Яшел Үзән районына эш сәфәре барышында муниципалитет җитәкчелеген кече фермер хуҗалыклары үсешен активрак стимуллаштырырга өндәде. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Шуңа бәйле рәвештә, республика җитәкчесе кече фермер хуҗалыкларын үстерү өчен берничә дәүләт ярдәме чарасы каралуын, төбәк программалары да булуын билгеләп үтте.
Рөстәм Миңнехановны эш сәфәре барышында ТР вице-премьеры – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев озатып йөрде. Татар Әҗәле авылында «КВ Агро» акционерлык җәмгыятенең «Азелеево» терлекчелек комплексы территориясендә хуҗалык җитәкчеләре һәм авыл җирлеге башлыклары белән очрашу булды.
Фото: © ТР Рәисе матбугат хезмәте
Муниципалитет җитәкчесе сүзләренчә, 2025 ел уңышы өчен 9672 гектарда көзге культуралар чәчелгән, шуның 9215 гектары - көзге бодай.
Районда 12 418 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шуларның 4681е - сыерлар. Хуҗалыкларда шулай ук 1 миллион 320,7 меңнән артык кош-корт бар. Быелның дүрт аенда 10 537 тонна сөт һәм 11 626 тонна ит җитештерелгән.
Чыгышны тыңлаганнан соң, Рөстәм Миңнеханов Яшел Үзән районы агросәнәгать комплексы Татарстанның авыл хуҗалыгы үсешенә саллы өлеш кертүен искәртте.
Моннан тыш, ТР Рәисе «КВ Агро» акционерлык җәмгыятенең «Азелеево» терлекчелек комплексы эше белән танышты. Хуҗалыкта 4885 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шуның 2402се – савым сыерлары. Терлекчелек комплексының азык үзәге бар. Киләчәктә ул Югары Ослан, Яшел Үзән һәм Кама Тамагы районнарында агрохолдингның терлекчелек комплексларын тәэмин итә алыр дип көтелә. Җитештерү киңәю белән шәхси ярдәмче хуҗалыкларны да моноазык белән тәэмин итү күздә тотыла.