Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы кырау вакытында иминлек чаралары хакында искәртте
Дүшәмбегә каршы төндә, 12 майда, республика территориясендә урыны белән туфракта 0 градустан -1 градуска кадәр кырау күзәтелергә мөмкин. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Моңа бәйле рәвештә, Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бакча һәм авыл хуҗалыгы культураларын саклау чараларын күрергә тәкъдим итә. Урамда һәм юлда йөргәндә бик сак булырга кирәк.
Төзек булмаган электр приборларыннан файдаланырга ярамый. Кулдан ясалган электр җылыткычлар һәм саклагычларны куллану тыела, алар заводта гына эшләнергә тиеш. Яңа эшләнмәне (җиһазны) сатып алганда һәм урнаштырганда аның сертификациясе булуын карарга кирәк, ә файдалана башлар алдыннан инструкциясе белән танышу мөһим.