Аксубайда ветераннарны һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларны чәй табынына җыйдылар
Аксубайда сугыш һәм хезмәт ветераннарын, тыл хезмәтчәннәрен һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларны Бөек Җиңү бәйрәменнән соң үзәк мәйданда кафега чәй эчәргә җыйдылар. Бу хакта «Авыл таңнары» яза.
Аларны чын күңелдән район Башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Мингулов котлады.
«Кыюлыгыгыз, хезмәттәге батырлыгыгыз өчен рәхмәт сезгә. Бабаларыбыз буыны безгә үз гомерләре бәрабәренә тыныч күк бүләк итте, үз хезмәтләре белән җимерелгән илне күтәрде. Бүген дә якташларыбыз махсус хәрби операциядә аларның батырлыкларын кабатлыйлар. Без үз ягыбыздан неонацистларга каршы көрәшкән хәрбиләргә ярдәм итү өчен үзебездән торганның барысын да эшлибез һәм тизрәк җиңү белән кайтуларын телибез», – диде ул.
Ветераннарга һәм бүгенге хәрбиләргә изге теләкләрен җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, ТР Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Александр Чубаров белдерде.
Мәгариф ветераны Николай Янилкин Аксубайда сугыш башлануын һәм бистә халкының беренче көнне үк фронтка китүен искә төшерде. Аның махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче оныгы Дмитрий хезмәт иткән хәрби частьтан котлау юлламасы аның өчен һәм барлык катнашучылар өчен сюрприз булды. Командование Юлламасын районның социаль яклау бүлеге җитәкчесе Елена Зайцева җылы алкышлар белән адресатка тапшырды.
Залда район мәдәният йорты артистлары башкаруында музыка, җырлар яңгырады.