Илдус Фазлетдинов: Бөек Ватан сугышы турындагы бәетләр ил күләмендәге фаҗигане чагылдыра
«Башкортстан татарлары фольклорының бүгенге көнгә кадәр саклануы – үзе могҗиза»
2019 елда мин 25 томлык «Татар халык иҗаты» тупланмасын төзүчеләр төркеменә кертелдем һәм бүгенгә кадәр әлеге тупланманың дүрт томын башкарып чыгардым дип әйтергә мөмкин. Аларның икесе «Риваятьләр һәм легендалар» бүген Татарстан китап нәшриятында басылып ята. Тагын икесе – «Бәетләр» томнары Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының халык иҗаты бүлегендә якын арада тикшерелү үтәргә тиеш.
Бик бай материал тупланды. Бүгенге темага кагылышлы шуны гына әйтим: әгәр 1983 елда чыккан «Бәетләр» академик томында Башкортстан җирлегеннән язып алынган тик бер генә Бөек Ватан сугышы турындагы бәет урын алса («Бәбекәем, ак йөзкәем», Чакмагыш районы Аблай авылы), без әзерләгән ике томда аларның саны 10га җитте. Бу үрнәкләрнең дүртесен без эзләп, 2021 елда Галимҗан Ибраһимов институты бастырып чыгарган «Башкортстан татарлары фольклоры» сериясенең өч китабында дөнья күрсә, калган бишесе әлегә кадәр матбугатта дөньяга чыгарылганы юк иде. Алар моңа кадәр Башкорт дәүләт университетының (хәзерге Уфа Фән һәм технологияләр университеты) татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы фольклор фондында гына сакланып килде. Ул фондның бүгенгә кадәр саклануы – үзе могҗиза.
1941 – 1945 еллардагы Бөек Ватан сугышына багышланган бәетләрне без ике төркемгә бүлеп урнаштырдык: «Фронт бәетләре» һәм «Тыл бәетләре». Әлеге классификация әсәрдә барган вакыйгаларның географиясен һәм фольклор героеның хәрби «биографиясе»н генә чагылдырып калмый, биредә чынбарлыкны сәнгатьчә чагылдыруның үзгә принциплары да эш итә. Фронт бәетләренә, кагыйдә буларак, эпик һәм лиро-эпик сәнгать алымнары хас, ә тыл бәетләрендә лирик алымнар өстенлек итә.
Фольклорчы галим, филология фәннәре докторы, профессор Фатих Урманче шулай ук Бөек Ватан сугышына багышланган бәетләрне ике зур төркемгә бүлеп карый. «Беренче төркемгә ил тормышы, сугыш вакыйгалары белән бәйләнгән иҗтимагый эчтәлекле бәетләр керә («Дошманны җиңгәч кайтырбыз», «Германия сугыш ачты көтмәгәндә»), – ди ул. Аларда сүз, нигездә, илдәге фаҗигале вакыйгалар, солдатларның фронттагы батырлыклары, тылдагы халыкның җиңү өчен җан аямый эшләве турында бара. Бәетләрнең бу төркеме жанрның уңай традицияләренә таяна һәм шуларны уңышлы дәвам итә.
Бәетләрдә кеше язмышлары – «Газиз балаларын югалткан аналарның кайгы-хәсрәте...»
Башкортстан татарлары репертуарында бу төркемгә караган өч бәет табылды. Боларның беренчесен Шаран районы Яремкә авылында Совет армиясе офицеры Миргасыйм Әхмәтовның (1915 елгы) Бөек Ватан сугышы елларында Габделислам әбигә (фамилиясе күрсәтелмәгән) фронттан җибәрелгән хатыннан Башкорт дәүләт университеты студентлары күчереп алган. Ул «Сугышта үлгән солдат бәете» дип атала һәм хикәяләү шушы солдатның күңеленнән әнисенә мөрәҗәгать иткән монологы төсен ала.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Икенче бәет «Сугыш бәете» дип атала. Аны 1968 елда Башкортстанның Бәләбәй районы Исмәгыйль авылында Исмәгыйль Кәлимуллиннан (1903 елгы) Риф Мөхәммәтҗанов язып алган. Моны авылдан сентябрь аенда сугышка алынган солдатның тормыш хроникасы дип тә атарга мөмкин. Биредә аның сентябрьгә кадәр фронтка алынмавы, аннары өч кызыннан аерылып, Алкино лагерендә биш ай буена ачлы-туклы ком-таш кимереп ятуы, Финляндия чигендә хезмәт итеп, аягына яра алуы, бер аякка калуы турында бәян ителә. Шулай да бәет җиңүгә ышаныч белән тулы.
Өченче бәет 1963 елда Башкортстанның Миякә районы Миякәтамак авылында Нигъмәтулла Хәкимовтан (1875 елгы) Башкорт дәүләт университеты студентлары тарафыннан язып алынган. Алдарак атап үтелгән үрнәкләрдән аермалы, ул 1945 елның август-сентябрендә япон империалистлары гаскәрен тар-мар итүгә багышланган. Һәм монда бәетләргә хас фаҗигалелек ул кадәр көчле түгел, чөнки төп җиңү инде яуланган, монысы канкоешлы яуларның шаукымы гына. Бу бәет поэтикасы ягыннан оптимистик рухта булып, 1812 елгы Ватан сугышы турындагы бәетләргә якын тора.
Бәет жанрының әдәби-эстетик үсеше бигрәк тә икенче төркем бәетләр белән бәйләнгән. Бөек Ватан сугышы елларында лирик бәетләр барлыкка килә: «Кайгылы хатын бәете», «Шамсулла бәете», «Мөхәррәм бәете», «Сабырбикә бәете» кебек әсәрләрдә үзәктә аерым вакыйгалар түгел, ә бәлки совет кешеләренең, батыр солдатның, газиз балаларын югалткан аналарның кайгы-хәсрәте сурәтләнә. Бу төр бәетләр зур тарихи вакыйгаларның аерым кеше язмышында чагылышын гәүдәләндерә. Аларда аерым кешенең хис-кичерешенә зур урын бирелә. Бу төр бәетләр гүяки халык җырлары белән язма поэзиясе очрашкан урында барлыкка килә. Моны билгеле бер дәрәҗәдә жанрның яңа баскычка күтәрелүе дип бәяләргә мөмкин. Чөнки Бөек Ватан сугышына кадәр иҗат ителгән бәетләр арасында саф лирик әсәрләрне табу читен.
«Хатыны аны көтә, күрешү турында хыяллана. Әмма сугыш беткәч, өмете өзелә...»
1971 елда Башкортстанның Шаран районы Алпай авылында Мөгаллимә Мөхәммәтовадан БДУ студентлары язып алган «Кайгылы хатын» бәете сугыш чоры өчен аеруча характерлы һәм язма поэзиядә дә зур урын алган озату мотивы белән башлана. Иренең Сталинград янында үлүе турында хәбәр килсә дә, хатыны аны көтә, күрешү турында хыяллана. Әмма сугыш беткәч, өмете өзелә. Сугыш кырында вафат булган иренә тирән ихтирам, аның истәлегенә тугрылыклы булу – геройның бердәнбер юанычы.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Лирик бәетләрдә геройның катлаулы кичерешләре, кайнар хисләре искиткеч тыйнак, гади итеп ачыла. Гасырлар дәвамында шигъри тәҗрибә туплап килгән халык кешенең йөрәк ярасына каты кагылырга ярамаганлыкны яхшы аңлый. Сугыш корбаннарына үзенең мөнәсәбәтен белдерү өчен отышлы шигъри алымнар сайлый. Бәетләрдә җылы лирик монолог зур роль уйный. «Шамсулла бәете»ндә каты яраланган герой сугыш кырында ялгыз кала. Киеренке драматик күренеш укучының күңелен тетрәтә. Соңгы минутларында геройның йөрәген өзгәләгән уйлары әнисе турында. Ул ерактагы әнкәсен юатырга, аның хәсрәтен җиңеләйтергә тырыша, аңа җылы, ягымлы сүзләр белән эндәшә. Бу шигъри алым психологик яктан тулысынча аклана: мондый минутта иң якын, иң кадерле кешеңә башкача эндәшү мөмкин дә түгел:
Герой туган иле, туган халкы өчен үлүен яхшы аңлый, ләкин аның яшисе килә. Бу изге теләк үтә гади сүзләр белән әйтелә: «Өйдә чакта гармунымны туйганчы уйнамадым...» Ләкин үлем рәхимсез. Моны аңлаган геройның хисләре куера, катлаулана: «Соңгы минут, соңгы секунд...» Шул мизгелдәге авыр кичерешләрне ил азатлыгы өчен үлүнең бөек мәгънәсен аңлау алыштыра.
«Батыр егет»тә зур вакыйгалар юк, герой тормышыннан тик бер генә эпизод – яшәү белән үлем арасындагы трагик мизгел алынган һәм бөтен тирәнлеге һәм катлаулылыгы белән ачылган. Бәетнең эмоциональ яңгырашы гаять көчле.
«Җыелмый калган арыш башагын ашап, бик күп кеше агуланды, үлде. Бик күп өйләр йозакка бикләнде»
Шуны да әйтергә кирәк, безнең тарафтан табылып, томнарга кертелгән аерым бәетләр үтә кызыл, рәсми идеологиягә туры килми. 1998 елда Башкортстанның Туймазы районы Тукай авылында Мөнәвәрә Гыйльмановадан Айгөл Хаҗиева язып алган «Зөбәрҗәт бәете»нең соңында аның язылу тарихы китерелә: «Зөбәрҗәт исемле кыз 1941 елда сугыш башлангач, Сучан шахтасында эшкә җибәрелгән һәм шунда үлеп калган. Аның белән бергә эштә булган картәнием Мөнәвәрә Гильманова ахирәтенә багышлап бәет язган». Бәетнең текстында үлемнең төп сәбәбе итеп сугыш чорындагы аяусыз хезмәт, крестьян хезмәтеннән көчләп аерылган гади авыл кешеләренең концлагерьлардагыча михнәтләр чигүе күрсәтелә. Биредә шулай ук XVIII гасырның беренче яртысында киң таралган «Лашман» бәетләре – ягъни Россия флоты өчен көчләп агач кисүгә җәлеп ителгән, шунда ирексез хезмәттән, сагынудан һәлак булып калган кичәге крестьяннар турындагы бәетләр белән аваздашлык нык сизелә.
«Ачлык чире бәете»н 2002 елда Башкортстанның Илеш районы Кадер авылында Фәнүзә Гыйльвановадан БДУ студенты Альмира Хәйретдинова язып алган. Бәетнең керешендә аның язылу тарихы китерелә: «1944 елны, сугыш вакытында, халык бик ачыкты һәм, көз көне җыелмый калган арыш башагын ашап, бик күп кеше агуланды, үлде. Бик күп өйләр йозакка бикләнде». Бу үзе үк бәетләрнең рәсми, халык героизмын гына чагылдырган әсәрләр булуыннан бигрәк, чын тарихның, канлы-яшьле тарихның халык күңелендәге образлы чагылдыруына дәлил.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Йомгаклап шуны әйтергә кирәк: Бөек Ватан сугышы турындагы бәетләр, татар халкы өчен генә түгел, бөтен ил күләмендәге тетрәнүләрне, фаҗигаләрне чагылдырган поэтик әсәрләр булып тора һәм бүгенге көндә дә үзләренең сәнгати-эстетик кыйммәтләрен югалтмый, – диде Илдус Фазлетдинов Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында «Бөек Ватан сугышы әдәбиятта һәм публицистикада» түгәрәк өстәл утырышында.