Сталинград тирәге генетик хәтер булып Саба районы Лесхоз бистәсенә кайтты
Саба районы Лесхоз бистәсендә Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган чаралар уздырылды. Тантана мәдәният йортында сугышы чорын чагылдырган әдәби-музыкаль композиция белән башланып китте. Бу хакта http://saby-rt.ru/ сайтында Фәнил Мәүлетов яза.
Лесхозлыларны бәйрәм белән ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров, Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илнур Котдусов, жирлек башлыгы Азат Гатиятуллин тәбрикләде.
Яуда Лесхоздан 216 ир-егет катнаша. Шуларның 39ы сугыш кырында ятып кала. Аларның якты исемнәре быел яңартылган обелискта мәрмәр плитәгә уелган. Мәдәният йортында әдәби-музыкаль композиция тәмамланганнан соң техника парады һәм оешма-учреждениеләр хезмәткәрләре колоннасы шул изге урынга юл алды. Обелиск янында тантаналы митинг «Җиңү тирәге» агачы утырту белән дәвам итте.
Рәис Гомәров үзенең чыгышында әйткәнчә, 1936 елда Сталинградның үзәк паркында 9 мең агач утыртыла Сугыш вакытында алар барысы да юкка чыга. Бер тирәк агачы гына исән кала. Шәһәр халкы аны шунда ук изге урынга әверелдерә. Пулялар, снаряд ярчыклары белән теткәләнеп беткән тирәк һаман да исән-сау. Әмма 90 яшьлек агач менә-менә аварга мөмкин. 1993 елда тирәккә саклана торган территория статусы бирелә. 2014 елда Воронеж фәнни-тикшеренү галимнәре аннан ген материалы алып клонлаштыру эшен башлый.
«Шуннан соң вегетатив юл белән үсеп киткән кәлшә Сталинград сугышы турында генетик хәтерне саклау өчен һәр төбәктә утыртыла. Быел безгә дә чират җитте һәм аны Лесхозда утырту турында карар кабул ителде. Без үсентене Воронеждан барып алдык. Хәзер без аны тантаналы шартларда утыртабыз, сез аны һәлак булганнар истәлеге итеп сакларга тиеш», – диде министр урынбасары.
Шулай ук оешма-учреждение вәкиләре дә обелиск алдында махсус әзерләнгән урынга үсентеләр утыртты, символик «80» саны барлыкка килде