Магнитогорскида «Сәхия» мәчетендә мөселман викторинасы булды
Магнитогорскида «Сәхия» мәчетендә ел саен үткәрелә торган традицион мөселман викторинасы узды. Чараның тантаналы өлеше кысаларында «Сәхия» мәчете каршындагы башлангыч мәдрәсә укытучыларын хөрмәтләделәр. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Сәхия» мәчете каршындагы мәдрәсә мөгаллимнәре җәмгыятебез әгъзаларын – өлкән яшьтәге кешеләрдән алып яшь буын вәкилләрен укытуга һәм тәрбияләүгә зур өлеш кертте. Аларның хезмәте һәм ислам нигезләре буенча белем бирү эшенә тугрылыгы игътибарсыз калмады», – диде Магнитогорск мөселманнары җирле дини оешмасы рәисе Ильяс Гафаров.
Викторинада ир-атлар, хатын-кызлар һәм балалар командалары катнашты. Катнашучылар бер-берсенә актив ярдәм итте. Викторинада дингә ышану (акыда), мөселманнарга гамәли табыну (фикһ), пәйгамбәрләр тарихы буенча сораулар яңгырады. Һәр командага Изге Коръән сүрәләрен укырга, ә ир-атлар командасына азан һәм икамат (дога кылырга өндәү) әйтергә йөкләмә бирелде.
Чара традицион чәй эчү белән тәмамланды, диелә хәбәрдә.