Түбән Каманың Олы Афанас авылында бәйрәмдә хәрби техника күргәзмәсе булды
Түбән Каманың Олы Афанас авылында Җиңү көне уңаеннан монумент янында бәйрәм митингы узды. Шулай ук ачык һавада хәрби техника күргәзмәсе оештырылды. Бу турыда http://nkamsk-rt.ru/ сайтында Фәридә Зарипова яза.
Парадны «Ручеек» балалар бакчасы отряды ачып җибәрде. Җиңү монументына саф адымы белән мәктәпкәчә яшьтәге балалардан соң авыл мәктәбенең Яшь армиячеләр отряды чыкты, ахырдан махсус хәрби операциядә катнашучылар, Әфганстан һәм Чечня сугышы ветераннары йомгаклады. Тантаналы митинг барышында катнашучылар геройларны бер минут тынлык белән искә алды.
Олы Афанас авылында шул чор шаһитлары арасыннан 5 ветеран исән. Сугыш елларында бу авыл җирлегеннән 1244 кеше фронтка китә. Ләкин аларның барысына да әйләнеп кайту насыйп булмый. Җиңүнең 80 еллыгы хөрмәтенә монументта һәлак булганнарның гына түгел, авылда яшәгән, эшләгән ветераннарның да истәлеге мәңгеләштерелгән.
Районның «Хәрби туганлык» хәрәкәте «Ачык һава астында музей» исеме астында Бөек Ватан сугышы чорындагы уникаль хәрби техника күргәзмәсен оештырды. Балалар Бөек Ватан сугышы чорындагы бронетранспортер һәм артиллерия коралын күрә алды. Традиция буенча «Үлемсез полк» оештырылды, халык сугышта катнашкан туганнарының портретлары белән чыкты.
Бәйрәмдә шулай ук хуш исле солдат боткасыннан авыз итәргә була иде.