ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Май
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Ун илнең җитештерүчеләре Kazan Halal Marketта үз продукциясен тәкъдим итәчәк

0

Татарстан башкаласында 13-18 май көннәрендә «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2025» ХVI Халыкара икътисади форумы уза. Аның кысаларында «Казан» Агросәнәгать паркында Kazan Halal Market халыкара сәүдә ярминкәсе оештырыла, анда ун илдән җитештерүчеләр үз продукциясен тәкъдим итәргә җыена.

Россиянең иң зур хәләл сәүдә мәйданчыгында Ислам дөньясы илләренең әйдәп баручы компанияләреннән тиешле сертификация белән азык-төлек, кием-салым, аксессуарлар, косметика һәм башка товарлар сатып алырга мөмкин булачак.

Бу юлы ярминкәдә Россиянең 15 төбәгеннән, шулай ук 9 дәүләттән – Әфганстан, Пакистан, Казахстан, Азәрбайҗан, Кыргызстан, Төркия, Иран, Һиндстан һәм Сенегалдан 150дән артык компания катнаша. Ярминкәгә 40 меңнән артык кеше килер дип көтелә.

Хәзерге вакытта Татарстанда 150дән артык хәләл продукция җитештерүче исәпләнә, шуларның 20гә якыны экспортка юнәлдерелгән.

Республикада «хәләл» продукциясен җитештерү күләме 10,0 млрд сумнан артып китә, бу узган елга караганда 10 процентка югары. 2024 елга Татарстан Республикасыннан хәләл продукция экспорты 14,0 млн АКШ доллары тәшкил итте, 2023 ел белән чагыштырганда үсеш 21,7 процент тәшкил итте.

Агымдагы елның дүрт ае нәтиҗәләре буенча хәләл продукциясе экспорты 8,0 млн доллардан артып киткән, нигездә бу сөт, ит һәм кондитер продукциясе. 2025 елга хәләл продукция экспорты буенча планлы бурыч - 17 млн доллардан артык күрсәткечкә ирешү.

«Хәләл» продукциясенең төп импортерлары булып БДБ илләре, Монголия, Бразилия, Ирак, Мисыр, Согуд Гарәбстаны, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Алжир тора. Малайзия һәм Марокко белән сөйләшүләр алып барыла.

«Хәләл» юнәлеше буенча төп экспортерлар булып «Акульчев» (кондитер әйберләре), «Эссен-Продакшн» (кондитер әйберләре, соуслар), «Агросила» холдингы (ит продукциясе), «Каусар» АХҖК (ит продукциясе), «ВАМИН-Татарстан» (ак май һәм сыр), «MLK-GROUP» ҖЧҖ (майсызланган коры сөт) кебек компанияләр тора.

Үзара файдалы мөнәсәбәтләр партнерлыкны ныгыта һәм «Экспорт» илкүләм проекты максатларына туры килә.

KazanHalal Market 13 майдан 18 майга кадәр 8.00-19.00 сәгатьләрдә Казан шәһәренең Аграр урамы, 2нче йорт адресы буенча эшләячәк.

«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы ел саен Татарстан башкаласында ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә үткәрелә. 2024 елда чарага 87 илдән 20 меңнән артык катнашучы җыелды. Форум кысаларында ислам банкингы, партнерлык финанславы, эшмәкәрлек, инвестицияләр, логистика һәм хәләл яшәү рәвеше темалары карала. Бу юлы ул 13-18 май көннәрендә уза. Төп мәйданчык итеп «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге билгеләнгән.

Форумны әзерләү һәм уздыру буенча оператор – «Росконгресс» фонды, ә операторның Башкарма дирекциясе - «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» коммерцияле булмаган автоном оешма. Вакыйганың тулы программасын рәсми сайтта карап була.