ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Май
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Бөек Ватан сугышы ветераннарына түләүләрне икеләтә арттырырга тәкъдим иттеләр

0

Дәүләт Думасы депутатлары Россия Хөкүмәтенә Бөек Ватан сугышы ветераннарына айлык акчалата түләүләрне ике тапкыр арттыруны, шулай ук аларның торак-коммуналь хезмәтләргә чыгымнарын тулысынча компенсацияләү турындагы закон проектын юллады. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Инициатива авторлары буларак Дәүләт Думасы депутаты Сергей Миронов һәм Думаның Гражданлык җәмгыятен үстерү комитеты җитәкчесе Яна Лантратова чыгыш ясады.

Аңлатма язуы нигезендә «закон проекты Бөек Ватан сугышында катнашучыларга айлык акчалата түләү күләмен икеләтә арттырырга тәкъдим итә». Моннан тыш, коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр һәм капиталь ремонт кертемнәре өчен компенсацияләр бирү тәртибен төгәлләштерү тәкъдим ителә, шул исәптән ветераннарның гаиләләре әгъзаларына да.

Документта билгеләп үтелгәнчә, тупланган инфляция соңгы 10 елда 85 проценттан артып киткән, нәтиҗәдә социаль түләүләрнең реаль сатып алу сәләте ике тапкырга диярлек кимегән. Гамәлдәге законнарда каралган индексация бәяләрнең бу үсешен тулы күләмдә компенсацияләми.

Депутатлар шулай ук РФ премьер-министры Михаил Мишустинга закон проектын хуплауны һәм мөмкин булган бюджет чыгымнары турында мәгълүмат бирүне сорап мөрәҗәгать юллады.

«Без Туган илнең азатлыгын һәм бәйсезлеген саклап калучылар алдында бурычлы булдык һәм һәрвакыт бурычлы булып калабыз. Без тәкъдим иткән үзгәрешләр — олы яшьтәге кешеләргә рәхмәт белдерүнең һәм аларга ярдәм итүнең тагын бер ысулы», - дип белдерде Сергей Миронов.

Айлык түләүләрне, ветераннар категориясенә карап, 6 176, 4 632, 3 398 һәм 1 854 сумга кадәр арттырырга тәкъдим ителә.

Яна Лантратова, үз чиратында, Бөек Җиңүнең 80 еллыгы елында мондый чараларның әһәмиятен ассызыклады.

«Ветераннарыбыз дәүләт һәм җәмгыять кайгыртуын тоеп яшәсен өчен без барысын да эшләргә тиеш. Бу безнең киләчәкне бүләк итүчеләр алдында бурычыбыз», — диде ул.