ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Май
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

«Ризыкны татып караган һәркемгә ошый»: Америкада беренче татар ашлары кафесы ачылган

0

Тумышы белән Чаллыдан, хәзерге вакытта Американың Сан-Франциско шәһәрендә яшәүче милләттәшебез Лилия Батталова АКШта беренче татар ашлары кафесын ачып җибәргән.

«Инде сигез ел Сан-Францискода яшим. Ирем Кристофер – аш-су остасы. Татарстанга сәяхәттән соң, ул татар ашлары кафесын ачарга тәкъдим итте. Миңа бу идея ошады, һәм без, шулай итеп, AyDea кафесын ачтык. Исеме — кызларыбыз Айла һәм Дэа исемнәреннән килеп чыккан. Күптән түгел без Сан-Францискода икенче кафе ачтык. Безнең ризыкны татып караган һәркемгә ул ошый. Мондагы кешеләр яңа ризыкларны сынап карарга әзер», – дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Аның әйтүенчә, һәркем татар халык ашларын яратып ашый. «Кафеда өчпочмак, пәрәмәч, кыстыбый, чәкчәк, токмачлы аш кебек ризыклар тәкъдим ителә.

«Аеруча кыстыбыйны яратып ашыйлар. Барысы да хәләл. Безнең турында берничә тапкыр җирле газеталарда һәм җәмәгатьчелек битләрендә яздылар», – диде Лилия Батталова.

Шулай ук ​​Лос-Анджелестагы Сабантуй өчен махсус азык-төлек машинасы сатып алганнар, ул милли бизәкләр белән бизәлгән. «Гомумән, монда ресторан тотуы бик авыр, бигрәк тә барлык җаваплылык ирем белән минем өстемә төшә. Әмма без уңышка ирешербез дип ышанам. Без Американың башка шәһәрләрендә дә кафебызны ачарга шат булыр идек», – дип сөйләде татар кызы.