ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Май
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Татарстанда илкүләм проект буенча янгынга каршы 1,8 км яңа полосалар салынган

0

Татарстанда урманнарны саклау өчен илкүләм проект буенча янгыннарга каршы барьерлар булдырыла. Янгынга каршы минераллаштырылган полосалар корып кую һәм булганнарын чистарту эшләре «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты максатларына ярашлы рәвештә алып барыла.

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре мәгълүматларына караганда, быелның апрель азагына 1786 километр яңа полосалар салынган (планлаштырылганның 75 проценты) һәм гомуми озынлыгы 3941 километр тәшкил иткән элекке барьерлар яңартылган (82 процент).

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урман фондын саклау һәм яклау секторы мөдире Әнәс Сөнгәтуллин сөйләгәнчә, минераллаштырылган полоса – ул, янучан материаллардан чистартып яки туфрак эшкәртә торган кораллар белән туфракның тоташ минераль катламына кадәр эшкәртеп, җир өстендә ясалган полоса.

«Андый полосалар утка киртә тудыра, янгынга зур мәйданнарга таралырга юл куймый, утка кырлардан яки башка категориядәге җирләрдән урман фондына күчәргә ирек бирми», – дип аңлатты ул.

Хәзерге вакытта минераллаштырылган полосалар салу эшләре буенча планны 31 урманчылыкның 21е үтәгән.

Мәгълүм булганча, «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты 2025 елдан гамәлгә ашырыла башлады. Проект буенча өч максатчан индикаторга ирешү билгеләнгән: «Урман торгызу һәм урман үрчетү мәйданының киселгән һәм һәлак булган урман утыртмалары мәйданына карата нисбәте», «Урман торгызу мәйданнарын урман урнашкан җирләргә кертү (үсә барган нәтиҗә белән)» һәм «Урман фонды җирләрендә урман янгыннары мәйданын 2021 елга карата киметү».