ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Май
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Бөек Җиңүнең 80 еллыгы: хәрби парад, «Үлемсез полк» йөреше һәм куәтле салют

0

Кичә бөтен ил халкы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтте. Дәһшәтле сугышта яуланган җиңүнең бәһасе, аңа нинди корбаннар бәрабәренә ирешелгәне турында сүзләр һәркайда яңгырады: һәйкәл ачылышында, хәрби парадта, чәчәкләр салган урында һәм башка бәйрәм чараларында да.

«Бу һәйкәл – Җиңүчеләр буыны исемнәрен мәңгеләштерү эшенә тагын бер мөһим өлеш»

Быелгы юбилей елының Россиядә Ватанны саклаучылар елы белән туры килүен искәртик. Шулай ук, Казанда истәлекле вакыйгаларның берсе – язучы, фронтовик шагыйрь Фатих Кәримгә һәйкәл ачылышы. Әлеге тантана кичә «Яшьләр» скверында узган иде.

«Фатих Әхмәтвәли улы аңлы рәвештә Ватан өчен сугышырга китә, рядовойдан алып сапер взводы командирына кадәр юл үтә. Шагыйрь Фатих Кәрим хөрмәтенә шәһәр урамнары аталган, музейлар ачылган, аның иҗаты мәктәп программасы кысаларында өйрәнелә. Бу һәйкәл – Җиңүчеләр буыны исемнәрен мәңгеләштерү эшенә тагын бер мөһим өлеш», – дип билгеләп үтте Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов чыгышында.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Зиратларда сугышчыларны искә алу

Бүген – 9нчы Майда – башкалада Бөек Җиңү хөрмәтенә бик күп чаралар үткәрелде. Гадәттәгечә иртән рәсми затлар зиратларга килде: Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм депутатлар Казанның Архангел зиратында сугышчылар һәйкәлләренә чәчәкләр һәм веноклар салды. Башта алар Азат итүче солдат һәйкәленә, аннары сугышчы-интернационалистлар һәйкәленә чәчәкләр һәм веноклар куйды.

«Бик күп гомерләр өзелгән, сугыш бик авыр булган, әмма Советлар Союзының күпмилләтле халкының ныклыгы, бердәмлеге нәтиҗәсендә без җиңүгә ирешкәнбез», - диде парламент җитәкчесе журналистлар белән аралашканда.

Фото: © Татарстанның Дәүләт Советы матбугат хезмәте

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Казанның Арча зиратында совет солдатларына куелган өч һәйкәлгә: «Җиңүче-солдат» һәм «Кайгылы солдат» монументларына, шулай ук Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов каберенә чәчәкләр салды.

Биредә Казанның төрле эвакуация госпитальләрендә үлгән сугышчылар, шулай ук Казан гарнизоны һәм ул вакытта шәһәрдә урнашкан башка хәрби частьларның 1941-1945 елларда һәлак булган хәрбиләре җирләнгән.

Чарада катнашучылар һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алган. Аннары һавага өч тапкыр залп бирелгән һәм ак күгәрченнәр очырылган.

Фото: © ТР Рәисе матбугат хезмәте

«Ватанны саклаучыларга чиксез рәхмәтебез символы булачак мемориал төзелешенә старт бирәбез»

Казанның Җиңү паркында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Мәңгелек утка чәчәкләр салды. Аннан соң махсус хәрби операциядә катнашучыларга мемориаль комплекс төзелеше урынында истәлек ташы куюга багышланган тантаналы митингтта булдылар.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

«Бөек Җиңүнең юбилей елында махсус хәрби операциядә катнашучылар хөрмәтенә истәлек ташы кую тантанасын үткәрәбез. Алар бүген бабалары эшен намус белән дәвам итәләр. Шул рәвешле без мөһим һәм игелекле эшкә – Ватанны саклаучыларга чиксез рәхмәтебез символы булачак мемориал төзелешенә старт бирәбез», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Шулай ук, Татарстан Рәисе махсус хәрби операция зонасындагы ватандашларның кыюлыклары һәм каһарманлыкларын ассызыклады. «Аларның кайберләре бүген безнең белән. Махсус хәрби операциядә катнашучылар – заманыбызның чын геройлары, алар Ватан өчен намус һәм батырлык белән көрәшәләр», – дип әйтте Миңнеханов.

Хәрби парад: «9 Май – илебезнең иң төп бәйрәме»

Алга таба Казанның Меңъеллык мәйданында Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган хәрби парад узды. Рөстәм Миңнеханов, Минтимер Шәймиев, ветераннар, кунаклар Казан гарнизоны гаскәрләренең тантаналы йөрешен, мәйдан буйлап үткән хәрби техниканы күзәтте.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Чарада 32 парад расчеты катнашты. Парадны Казан Суворов училищесының барабанчылар ротасы – иң яхшы 100 курсанты ачып җибәрде. Алга таба Казан югары танк команда училищесының мактаулы каравыл ротасы, Казан гарнизоны хәрбиләре, хәрби уку йортлары кадетлары, курсантлары, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар, көч структуралары вәкилләре марш белән атлады.

Хәрби техникадан беренче булып Татарстан хезмәтчәннәре ротага 1943 елда тапшырган Т-34-85 танкы (легендар «Колхизник Татарии»), аннары ИС-3 танкы үтте. Шулай ук, танкка каршы совет артиллерия җайланмасы СУ-100, легендар «Катюша» һәм сугыш чорының башка техникасы узды.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Аңа кадәр парад барышында экраннан Мәскәүдә Кызыл мәйданда уза торган хәрби парадтан күренешләр тәкъдим ителде. Россия Президенты Владимир Путин Җиңү көне белән котлап чыгыш ясады. «Җиңү варислары буларак 9нчы Майны ил өчен иң мөһим бәйрәм итеп билгеләп үтәбез. Ата-бабаларыбыз Ватаныбызны саклап калдылар һәм илебезне һәрвакыт яклауны васыять итеп калдырдылар. Безгә кадерле булган бөтен әйберне сакларга куштылар», – дип мөрәҗәгать итте Илбашы.

Ул Икенче Бөтендөнья сугышы сабаклары мәңгегә хәтергә сеңеп калачагын, аның бәһасен киметү омтылышлары белән килешмәячәгебезне ассызыклады.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

«Төрле милләт вәкилләренең каһарманлыгы мәңгегә хәтергә кереп калачак. Советлар Союзы үзенә иң авыр һөҗүмнәрне кабул итте, миллионлаган кешеләр кулына корал алып каршы торды. Шуның нәтиҗәсендә, Икенче бөтендөнья сугышында бәхәссез җиңүгә ирешелде», – диде Владимир Путин.

Россия Федерациясе гимныннан соң, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов сүз алды. Әйтергә кирәк, Путин белән Миңнеханов икесе дә 9нчы Майның ил өчен төп бәйрәм булуын ассызыклап үттеләр.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

«9 Май – илебезнең иң төп бәйрәме, күп милләтле халыкның триумф көне һәм берлекнең төп символы. Җиңү көне – бөтенебез өчен изге бәйрәм, дан һәм горурлык көне. Бүген фронтта һәлак булган һәркемне искә алабыз. Озак дүрт ел эчендә сугыш һәр совет гаиләсе язмышында мәңге җуелмас эз калдырды», – дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Рәисе республикадан фронтка 700 мең кеше китеп, яртысы кире кайтмаганын искәртте.

«Татарстан илнең тыл терәге булды. Заводларда, кырларда эшләп, хатын-кызлар, картлар, балалар фронтны кирәкле әйбер белән тәэмин итеп, көтелгән җиңүне якынайтты. Фидякар фронтовиклар, тыл хезмәтчәннәре каһарманлыгы Икенче бөтендөнья сугышының без көткән нәтиҗәләренә ирештерде. Без җиңүче буын тотрыклылыгын, ныклыгын, илгә тугрылыгын беркайчан онытмаячакбыз», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Бәйрәмдә Татарстанның иҗат коллективлары чыгыш ясады. Татарстанның халык артистлары Миләүшә Таминдарова, Эльмира Кәлимуллина, Россия Федерациясе Герое, ТР Дәүләт Советы депутаты Рәсим Баксиков, хәрби катнаш оркестры, Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле, «Казан» бию ансамбле, башкаланың төрле бию коллективлары чыгыш ясады.

Рәсим Баксиков сугышка багышланган шигырь сөйләде.

«Солдаты войн не выбирают, они уходят просто на войну.

Отечеству на верность присягают, и верность эту в сердце берегут» – шигырьдә шундый юллар бар иде.

Фото: © Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте

Җиңү паркында бәйрәм чаралары кичкә кадәр дәвам итте. Каядыр балалар уйный, икенче бер урында өлкән буын вәкилләре төрле биюләр башкара.

Фото: © «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина

«Үлемсез полк»: 150 мең кеше бердәм сафта

Бүген Казан урамнарына «Үлемсез полк» маршы кайтты. Ике ел әлеге акция онлайн рәвештә генә үткәрелгән иде. Меңнәрчә кешеләр ата-бабаларының портретларын тотып, бердәм сафта 2 километрдан артык юл узды. Бөтенроссия акциясенә Рөстәм Миңнеханов, аның улы Искәндәр дә кушылды.

Алдагы еллардагы кебек үк, Татарстан Рәисе «Үлемсез полк»ка үзенең абыйсы Галимҗан Миңнехановның фотосы белән килгән. Ул 359нчы укчылар полкы составында сугышкан, 1941 елның 15 декабрендә Мәскәү янында һәлак булган. Искәндәр исә, әнисе ягыннан бабасы – Бөек Ватан сугышы ветераны Барый Сафиуллин портретын тотып барды.

Фото: © Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте

Исегезгә төшерик, Казанда «Үлемсез полк»ның йөреше Толстой урамыннан башланды һәм КФУның төп бинасына кадәр дәвам итте. Аннары хәрәкәт Кремль урамы буйлап сузылды. Йөреш Казан Кремле янындагы бәйрәм мәйданчыгында тәмамланды. Башкалада акциядә якынча 150 мең кеше катнашкан.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Бөек Җиңүнең 80 еллыгына быел Чаллыда да яңалык: Җиңү Парадында шәһәр тарихында беренче тапкыр Бөек Ватан сугышы чорындагы ретроавтомобильләр тәкъдим ителгән. Үзәк урамнар буйлап легендар ГАЗ-67, Willys MB, ГАЗ-АА һәм М-72 мотоцикллары барган. Кайчандыр фронтта хезмәт иткән әлеге машиналарны коллекционер һәм эшмәкәр Янек Маргарян яңадан төзекләндергән.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Бәйрәм көне хөрмәтенә Меңъеллык мәйданында «Поющая Казань» концерты оештырылды. Концерттан соң, легендар «День Победы» җыры астында бәйрәм салюты аттырылды.