Әлфәт Закирҗанов: Бөек Ватан сугышын аңлау-бәяләүдә төрле карашлар барлыкка килә
«Барысы да фронт өчен! Барысы да җиңү өчен!»
Бөек Ватан сугышында җиңүнең төп факторларыннан берсе булып фронт һәм тыл бердәмлеге тора. Совет халкы сугыш кырында гына түгел, бәлки ерак тылда да зур сынау үтә. Шуңа да сугышның беренче көннәреннән үк халыкны бердәмлеккә, фашизмга каршы аяусыз көрәшкә, ил алдындагы изге бурычны намус белән үтәүгә чакырган татар әдәбиятында тыл тормышы, хезмәт ияләренең: «Барысы да фронт өчен! Барысы да җиңү өчен!», - дип эшләве һәм яшәве шактый тулы чагылыш таба.
Сугыш елларында сәхнә әдәбиятында Таҗи Гыйззәт, Мирсәй Әмир, Нәкый Исәнбәт, Риза Ишморат, Фатих Кәрим кебек танылган әдипләр иҗат итә. Пьесаларның бер төрендә совет кешесенең фронттагы батырлыгы, фашизм ерткычлыгы һәм оккупациядәге тормышның авырлыгы, партизаннар хәрәкәтенә бәйле вакыйгалар урын алса, икенчеләрендә авыл-колхоз тормышы, якыннарын сугышка озаткан хатын-кызлар, картлар, балаларның үз-үзләрен аямый эшләве сурәтләнә. Алар арасында Риза Ишморатның «Кайту» (1942), Мирсәй Әмирнең «Миңлекамал» (1944) драмалары аерылып тора.
Сугыштан соңгы елларда төрле сәбәпләр белән әдипләрне эзәрлекләүләрне, «конфликтсызлык» теориясен һәм башка күптөрле идеологик киртәләрне үтеп, әдәбият үсеш-үзгәрешен дәвам итә. Бу елларда Мирсәй Әмирнең «Тормыш җыры» (1947), Таҗи Гыйззәтнең «Чын мәхәббәт»е (1947), Нәкый Исәнбәтнең «Рәйхан»ы (1948) һ.б) язылып, аларда тылда сөйгәннәрен көтеп яшәгән хатын-кызларның рухи дөньясы бай сурәтләрдә ачыла. Мөһим үзенчәлек буларак, әсәрләргә романтик сурәтлелек киң урын ала, җыр-музыка вакыйгаларны иңләп үтә. Тыл тормышын сурәтләү кими төшеп, ул вакыйгалар аерым геройларның истәлек-хатирәләре рәвешендә пьесаларга килеп керә.
«Кавыша алмаган гашыйкларның фаҗигале язмышы, солдат хатынының авылдагы авыр тормыш турында истәлекләре...»
1960-1980 елларда сугыш темасына драматурглар чагыштырмача аз мөрәҗәгать итә. Бу елларда язылган пьесалардан Аяз Гыйләҗевның «Я кайтырбыз, я кайтмабыз», «Шикәрем син, балым син» (1981), Әхәт Гаффарның «Язлар моңы»нда (1982) сугышның тән һәм җан яралары төрле планда, төрле яссылыкта урын ала. Шулай да тыл тормышы зур булмаган истәлекләр, хәтергә төшерүләр буларак кына чагылыш таба. Туфан Миңнуллинның «Моңлы бер җыр»ы фашизм тоткынлыгында газап чигүче Муса Җәлил образын, эш-гамәлен яшәү-үлем каршылыгында, яшәеш фәлсәфәсенә нисбәтле чагылдыра.
ХХ гасыр ахырындагы иҗтимагый-сәяси үзгәрешләргә нисбәтле Бөек Ватан сугышын аңлау-бәяләүдә төрле карашлар барлыкка килә, моңа кадәр читтә калган якларына да игътибар арта. Бу чор әсәрләренең төп үзенчәлеге шунда: авторлары сугыштан соңгы буын булып, сугыш чоры вакыйгаларына истәлек-хатирәләр, хатлар, көндәлекләр, телдән-телгә күчеп йөргән гыйбрәтле хәлләр аша киләләр.
Шундый пьесалар арасында Илдар Юзеевның «Гашыйклар тавы», Рәдиф Сәгъдинең «Сынган беләзек», Данил Салиховның «Узып барышлый», «Өзелгән йөзем» кебек әсәрләр булып, беренчесендә кавыша алмаган гашыйкларның фаҗигале язмышы, икенчесендә чит җирдә яшәп калган солдатка капма-каршы буларак хатынының авылдагы авыр тормыш турында истәлекләре кушылып китә. Данил Салихов пьесаларында сугыш кайтавазының озак еллар дәвамында кеше язмышларына йогынты ясавы романтик сурәтләрдә һәм мелодраматик пафос белән сурәтләнә.
«Хезмәт лагерена мәҗбүриләп китерелгән хатын-кызлар язмышы»
ХХI гасыр башында сәхнә әдәбиятында Зөлфәт Хәкимнең «Телсез күке», «Легионер», Артур Шәйдуллинның «Кайтыр юлга чыккан идем», Рәдиф Сәгъдинең «Кайтаваз» драмаларында киң яңгыраш табып, аларда сугыштагы ирләрен яисә балаларын сагынып көтүче хатыннарның, аналарның сагыш-хәсрәт белән тулы яшәеше ил-халык кичергән авырлыкларга бәйле зур булмаган штрихларда чагылыш таба. Безнең игътибар үзәгендә Булат Сәлаховның «Яратылмый калган ярлар», Айгөл Әхмәтгалиеваның «Сагынган чакларымда», Искәндәр Сираҗиның «Тәүбә» драмалары тора.
Тыл тормышының гаять гыйбрәтле чагылышы белән Булат Сәлаховның «Яратылмый калган ярлар» исемле драмасында очрашабыз. Әсәрдә хезмәт лагерена мәҗбүриләп китерелгән хатын-кызлар язмышы сурәтләнә. Лагерь тормышы, андагы шартлар, НКВД кешеләренең явызлыгы һәм кызларның аяусыз язмышы Илсөяр сөйләвендә бирелә. Пьесада кара төсләр өстенлек итеп, сызланулы халәт әлеге язмышлар аша укучы-тамашачыга да күчә. Яшь кызлар язмышына нисбәтле автор каршылыкның икенче ягында торган НКВД вәкилләрен, аларның теләк-омтылышын, кызыксынуларын, хәтта рухи дөньяларын ачуны да максат итә.
Әнә лагерь начальнигы балет сәнгате белән кызыксына, аның серләрен дә яхшы белә, Пушкинның «Евгений Онегин»ын яттан сөйли. Шул ук вакытта бу бәндәгә алдагы күренештә үзенә сокланып караган рус кызы Екатеринаны көчләү берни түгел. Немец кызы Анна-Мария белән оперуполномоченный Алексей арасындагы мәхәббәт ташны тишеп чыккан чәчәк кебек күзалланса да, аның нәтиҗәсе көтелгәнчә – үлем. Кешелексез законнар хөкем сөргән җирдә матурлыкка, бәхеткә һәм киләчәккә урын юк шул. Лагерь шартларында никахсыз бала тапкан Марта өчен кем генә борчылмас, әрнемәс һәм эш-гамәлләрен аңламас икән. Баласын исән калдыру, сөт табу өчен ул түбәнлеккә бара – иптәш кызы Илсөярнен икмәк карточкаларын урлый. Ә икенче кыз Аня баласының ачлыктан тилмереп үлүен көтмичә, үзе үк аның гомерен чикли. Бәхетле яшәешкә лаек яшь кызларның сыкранулы язмышын ачып, автор аларны гаять тирән мәгънәле исем белән атый – яратылмый калган ярлар. Сызлану белән тулы әлеге күренешләр сугышка ләгънәт булып яңгырый.
«Берәүләр куркытыла, икенчеләр – югарыдагылар белән бергәләп урлаша һәм сыйлаша...»
Айгөл Әхмәтгалиеваның «Сагынган чакларымда» драмасында өлкән яшьтәге карчык бүгенгесе белән бәйләнештә үткәннәрен хәтерендә яңарта һәм 1930-1940 еллар авыл тормышы күз алдына бастырыла. Колхозлар төзү чорындагы һәртөр гаделсезлек күренешләренә җан әрни. Кешеләрне диннән аеру аларның әхлаксыз инстинктларына юл ача. Моннан исә властьны үз кулына алган элекке булдыксыз ярлы-ябагай файдалана. Сугыш әйтеп бетергесез авырлык-михнәт алып килә. Фронт өчен алны-ялны белми эшләү күренешләре һәртөр җитәкченең кешелексез эш-гамәле белән алышына.
Автор фикеренчә, нәкъ менә берәүләрнең куркытылуы, икенчеләрнең югарыдагылар белән бергәләп урлашу һәм сыйлашу аша үз теләгенә ирешүе, әлеге хәлләрнең урын алуына юл ача. Пьесада шундыйларның берсе буларак бригадир чулак Хәмит сурәтләнә. Әлеге түбән җанлы кеше үзен яклый алмаучы хатын-кызларны төрлечә кимсетә, җәберли, куркытып үзенеке итә. Авыл хатыннары югарыда вазифа биләүче туганына аркаланучы бу бәндәне хөкемгә тарту, акылга утырту юлын таба алмагач, бу эшкә чаялыгы белән аерылып торган Шаһидә алына. Яшь кыз хәйлә юлы белән аны бүреләр җыела торган үләт базы янындагы аулак урынга чакыра һәм ... котылуга ирешә.
Әсәрдәге вакыйгаларны сызлану пафосы иңләп үтә. Яшь кыз Сәлимәнең көчләнүе, Зәкиянең үлеме, колхоз малларының күтәрәмгә калуы Шәһидәнең күзен тулысынча ача һәм ул боларның сәбәпчесе булган Хәмиткә җан ачысы белән каргышын җиткерә. Җиңү көне якынайган саен, Хәмит кебекләрнең көне бетә. Шуңа бәйле пьесада тормышның алга барышына, киләчәккә өмет-ышаныч хисе өстенлек итә. Гомумән, әсәрдә сугыш авырлыкларын намус белән үтә алучыларның рухи көченә, күңелләрендә матур сыйфатларны саклап калуларына соклану туа.
«Адәм заты ялгышлардан хилаф түгел, әмма аларны вакытында тану кирәк»
Искәндәр Сираҗи «Тәүбә» драмасында сугыш чоры вакыйгаларына башка яктан якын килә. Аның герое Гыйсметдин менә унбиш ел инде үлә алмыйча тилмереп ята. Сәбәбе сугыш елларында авыл халкын, беренче чиратта, хатын-кызларны төрлечә түбәнсетүе, мәсхәрәләве һәм моның өчен тәүбә итмәве белән бәйле.
Алгы планга чыгарылган Гыйсметдин образы тормышчанлыгы белән көчле. Вакыйгалар барышында автор аның эчке дөньясын, үз-үзе белән бәхәсен ачуга килә. Ул исә Намусы буларак ак киемдәге Гыйсметдин булып булып күз алдына бастырыла. Адәм заты ялгышлардан хилаф түгел, әмма аларны вакытында тану кирәк. Тәүбә итү гөнаһларыңны тану, Аллаһы каршында алар өчен кичерү сорауны аңлата. Каргыш исә халык мифологиясенә барып тоташа һәм ул изге көчләр ярдәмендә гөнаһлы кешегә, һәртөр явызлыкка җәза бирүне күздә тота. Гыйсметдин исә «Заманы шундый иде аның, заманы! Әмма бөтен бер чор өчен мине генә гаепләп калдырмакчы буласызмы?» - дип котылмакчы була. Алдагы күренешләр Гыйсметдиннең аңлы рәвештә, үз рәхәтлекләре өчен кылган гөнаһларын заманга сылтап калдыруны юкка чыгара. Татар халкы авырлыкларга теш кысып түзгән кебек, гаеплеләрне кичерә дә белә.
Гыйсметдин күңелендә барган тартышта гаять мөһим урынны улы Дамир алып тора. Биш баласының дүртесе фаҗигале төстә вафат булган. Атасының әҗәлен көтеп тә үлә алмыйча ятуына түзә алмыйча, егет үзенә үзе кул сала. Биш улының фаҗигале үлемен кичергән Гыйсметдин, ниһаять, мәңгелеккә күзләрен йома... Әсәр мәгънәле, бөтенлекле булып, күңелдә уелып кала. Тормышта һәрбер начарлыкның җәза алуы, шуңа да соңга калмыйча тәүбәгә килү кирәклеге турында нәтиҗә ясала, - диде Әлфәт Закирҗанов Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында «Бөек Ватан сугышы әдәбиятта һәм публицистикада» түгәрәк өстәл утырышында.