ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Май
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Рифат Фәттахов: Фатих Кәримнең кулъязмаларын Габделхак Кафиятуллин коткарып калган

0

Бөек Ватан сугышында катнашкан, СССР Кораллы Көчләре ветераны, запастагы полковник, «Татарстан» кунакханәсенең элеккеге директоры Габделхак Кафиятуллин (1924-2003) фронтовик-шагыйрь Фатих Кәримнең барлык әйберләрен, кулъязмаларын Казанга җибәргән булган.

«Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәрләре» н Бельгия партизаны Андре Тиммерманс коткарып калса һәм без боларның барысын да яхшы беләбез һәм аңа чиксез рәхмәтле булсак, Фатих Кәримнең шигырьләрен татар егете Габделхак Кафиятуллин коткарган. Ләкин ни өчен без бу турыда онытабыз?» – дип яза социаль челтәрдә бу хакта «Рәшит Ваһапов» исемендәге татар мәдәнияте фонды директоры, продюсер Рифат Фәттахов.

Рифат Фәттахов Габделхак Кафиятуллин белән авылдашлар булуын искәртте. «Туган авылым Актуктан 19 яшьлек егетне фронтка 1943 елда, сугышның иң кызган чагында алып китәләр. Ул Кенигсбергка кадәр барып җитә. «Кызыл Йолдыз» һәм «Ватан сугышы» орденнары белән бүләкләнгән. Ә Кафиятуллин хезмәт иткән взводның командиры татар шагыйре Фатих Кәрим була. Ике татар бик тиз уртак тел таба, дуслаша. Фатих Кәрим якташыбыз Кави Нәҗмине дә еш һәм аеруча җылылык белән искә ала», – диде ул.

«Алай гына да түгел, Габделхак үзе дә шигырьләр яза. 1945 елда Кенигсберг янында шагыйрь һәлак булгач, Габделхак Кафиятуллин Фатих Кәримнең барлык әйберләрен, бигрәк тә шигырьләре язылган кулъязмаларын, җыйнак кына җыеп, Казанга, «Совет әдәбияты» журналы редакциясенә җибәрә. Бүген бу шигырьләр – Фатих Кәримнең сугыш лирикасы – хаклы рәвештә татар халкының милли байлыгы булып санала», – диде продюсер.