ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Май
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Офицер анасы: Улым һәм аның хәрби иптәшләре турындагы якты истәлекләр мәңге сакланыр

0

Казандагы Җиңү паркында махсус хәрби операциядә катнашучыларга багышланган мемориаль комплекс төзелеше урынында истәлек ташы куюга багышланган тантаналы митинг булды. Биредә шулай ук махсус хәрби операциядә һәлак булган офицер Даниил Маршевның әнисе Римма Маршева да катнашты. Ул республика җитәкчелегенә хәрбиләрнең батырлыгы турындагы истәлекне саклаулары өчен рәхмәт әйтте.

«Йөрәгем өзгәләнә. Ләкин шул ук вакытта күңелем, улым һәм аның хәрби иптәшләре турындагы якты истәлекләр мәңге сакланыр дип горурлана. Ихлас рәхмәтлебез. Батырлар даны мәңгелек. Дөньялар тыныч булсын», – диде Римма Маршева.

  • Даниил Маршев – Кара диңгез флоты офицеры, разведка группасы командиры, Һәлак булганнан соң «Батырлык ордены» белән бүләкләнгән. Аның портреты Казан шәһәренең Глушко урамындагы йорт муралында төшерелгән. Аның истәлегенә үзе туган Тәтеш районында ярышлар уза.