Казанда «Үлемсез полк» акциясендә якынча 150 мең кеше катнашты
Бүген Казанда узган Үлемсез полкта якынча 150 мең кеше катнашты. Бу хакта акцияне оештыручылар сөйләде.
Исегезгә төшерик, Үлемсез полк йөреше Карл Маркс урамыннан башланып китте һәм КФУның төп бинасына кадәр барды. Аннары хәрәкәт Кремль урамында дәвам итте, йөреш Казан Кремле янындагы бәйрәм мәйданчыгында тәмамланды.
Соңгы ике елда акция онлайн уздырыла, быел йөреш кабат традицион форматта үтте.
«Без «Үлемсез полк» акциясенә кушылган аз шәһәрләрнең берсе. Бөек Ватан сугышы һәр гаилә аша узган. Минем якыннарымның күбесе сугыш кырында калган. Бу истәлекне без еллар аша алып барырга һәм башка буыннарга тапшырырга тиеш», - диде Казанда «Үлемсез полк» акциясен оештыручы Алия Заһидуллина.