«Үлемсез полк» акциясендә катнашучы Сафия Гамирова: Каһарманлыкларын онытырга хакыбыз юк
Бөек Җиңүнең 80 еллык юбилее уңаеннан Казанның Меңьеллык мәйданында үткән парадта «Үлемсез полк» акциясенә кушылып, Бөек Ватан сугышы ветераннары портретлы транспарантлар белән катнашучылар да булды. Юстиция университетында белем алучы Сафия Гамирова һәм Дарина Мякишевалар дәү әтиләре хакында сөйләделәр.
«Кызганычка каршы, үземнең Хәбибрахман бабам Гамиров хакында бик аз беләм, ләкин аның белән нык горурланам. Ул төрле фронтларда хезмәт иткән, тик каты яралангач яу кырыннан чыгарга мәҗбүр була. Ул Казаннан. Әлбәттә, бүгенге бәйрәм грандиоз итеп оештырылган, искитмәле масштабта. Миңа парад бик ошады. Бөек батырларыбызның каһарманлыкларын онытырга хакыбыз юк! Ил күге аяз һәм бөтен җиһанда тынычлык булсын иде, – ди Сафия Гамирова.
Дарина Мякишева да якын кешесе белән горурлануын ассызыклады.
«Минем дәү әтием – Николай Петрович Тюшин. Ул 1925 елда республикабызның Югары Ослан районының Воробьёвка авылында туган. Бөек Ватан сугышы чорында рядовой разведчик була. Берлинга кадәр барып җиткән. Ни кызганыч, 2006 елда вафат… Мин аның оныгы булуым белән чиксез рәвештә горурланам. Ул чын герой! Сугышлар башка кабатланмасын! Илләр имин булсын. «Татар-информ»ның барлык укучыларын һәм курсташларымны Бөек Җиңүнең 80 еллыгы белән котлыйм. Корычтай нык сәламәтлек, иминлек һәм бәхет телим. Парадны тамаша кылдык, марш бик ошады. «Үлемсез полк»та катнашкач, җиңүче варисымын, дигән хис тагы да ныграк артты. Ватаным белән горурланам», – диде Дарина Мякишева.
Шулай ук хезмәт ветераны Мөнир Ганибаев, Бөек Җиңү көнендә үткән чараларның яшь буын өчен мөһимлеген билгеләде.
«Безнең транспарантта – минем әтием Әхмәтвәли Ганибаев фотосурәте. Кама Тамагы районының Клянчеево авылыннан була. Ул Бөек Ватан сугышы вакытында Белорусия фронтында хезмәт итә. Аяусыз дошманны тар-мар итүләрдә катнашып, гомерлеккә инвалид булып кайта. Сугыштан соңгы тыныч елларда бик абруйлы балта остасы була. Тирә-якта аңа тиңнәр булмады. Беркайчан да сугыш еллары хакында сөйләргә яратмады. Бәйрәм тантанасына хатыным һәм оныгым, мәктәп укучысы булган Рамазан белән чыктым. Мондый патриотик рухлы чаралар аеруча үсеп килүче буын өчен әһәмиятле», – диде әңгәмәдәш.
- Оештыручылар әйтүенчә, быел Казанда узган «Үлемсез полк» йөрешендә якынча 150 000 кеше катнашкан. Соңгы 2 елда акция онлайн форматта уздырылды, быел йөреш кабат традицион формага кайтты.