Сугыш чоры баласы Венера Биккулова: Ачы кайгылы еллар иде ул
Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан үткән парадтан соң сугыш чоры баласы һәм хезмәт ветераны Венера Биккулова үзенең истәлекләре белән уртаклашты.
«Мин бик рәхмәтлемен җитәкчеләргә, миңа ихтирам күрсәтеп, парадка чакырдылар. Шулкадәр изге, ихлас хис-кичерешләр белән утырдым. Искиткеч бит. Күзләремдәге яшьләр әле дә кибеп бетмәгән. Сугыш елларын хәтерлисезме, дисең… Хәтерләмәү кая ул?! Мин сугыш чоры баласымын, ачы кайгылы еллар иде ул... Күп күз яшьләре акты. Күрергә язмасын инде башкача! Балачакны күрмәдек, ничә яшь булса да, һәр бала эшләде. Мин үзем Чаллы ягыннан булам. Әткәм Әхәт Мансур улы Биккулов – бихисап фронтларда сугышты. Әнкәм Тәгъзимә Мөхәммәтша кызы Мусина – тыл хезмәтчәне, Түбән Чыршылы авыл Советы рәисе дә, басу бригадиры да булды. Өйгә кайтып кергәне бик сирәк булды. Ач-ялангач сабый чак», – дип сөйләде ул.
Шулай ук әңгәмәдәш, Ватанны һәм халыкны яратуын әйтте. «Үзем Әлмәттәге «Радиоприбор» оешмасының мәгълүмат бүлегендә хезмәт куйдым. Ирем хәрби булгач еш күченеп йөрергә туры килде. Североморскка кадәр җиттек. Аннан соң ул отставкага чыккач кына туган якларга кайтырга насыйп булды. Укытучы булып эшләдем, сыйныф җитәкчесе дә идем. Хәзер менә «Көмеш волонтёрлар» сафындамын. Халыкны яратам, илемне яратам. Бирегә кызым алып килде. Бүген оныгым әткәм портреты белән «Үлемсез полк» акциясендә катнашты. Барлык Җир халкына тынычлык телим. Канкойгыч вакыйгалар булмасын иде», – ди ул.
- Ветераннарга рәхмәт хисләрен белдерү һәм тарихи хәтерне саклау йөзеннән Бөек Җиңүнең юбилей елы – Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан Ватанны саклаучылар елы, дип игълан ителгән иде.