Бөгелмә аэропортында вакытлыча чикләүләрне гамәлдән чыгардылар
Бөгелмә аэропортында 13:30 сәгатьтә самолетларны кабул итү һәм җибәрүгә вакытлыча чикләүләрне гамәлдән чыгардылар. Бу хакта Росавиация хәбәр итә.
Исегезгә төшерик, бүген иртән Бөгелмә һәм Түбән Кама аэропортларында вакытлыча чикләүләр кертелде. Түбән Камада чикләүләр әлегә гамәлдә.