Путин: Җиңү варислары буларак 9нчы Майны ил өчен иң мөһим бәйрәм итеп билгеләп үтәбез
Россия Президенты Владимир Путин Мәскәүдә Кызыл мәйданда хәрби парадта Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы белән котлады.
«Бүген безне шатлык һәм кайгы, горурлык һәм рәхмәт, миллионлаган гомерләр бәһасе бәрабәренә Җиңүгә ирешкән буын алдында баш ию хисләре берләштерә. Тарихи вакыйгалар турында хәтерне саклыйбыз. Җиңү варислары буларак 9нчы Майны ил өчен иң мөһим бәйрәм итеп билгеләп үтәбез. Ата-бабаларыбыз Ватаныбызны саклап калдылар һәм илебезне һәрвакыт яклауны васыять итеп калдырдылар. Безгә кадерле булган бөтен әйберне сакларга куштылар», – дип мөрәҗәгать итте Владимир Путин.
Илбашы Икенче Бөтендөнья сугышы сабаклары мәңгегә хәтергә сеңеп калачагын, аның бәһасен киметү омтылышлары белән килешмәячәгебезне ассызыклады.
«Төрле милләт вәкилләренең каһарманлыгы мәңгегә хәтергә кереп калачак. Советлар Союзы үзенә иң авыр һөҗүмнәрне кабул итеп, каршы тора белде, миллионлаган кешеләр кулына корал алып каршы торды. Шуның нәтиҗәсендә, Икенче бөтендөнья сугышында бәхәссез җиңүгә ирешелде. Урта Азия, Кавказ аръягы халкының җиңүгә керткән өлеше зур булды. Җиңү өчен башын салган бөтен кеше алдында баш иябез», – диде Владимир Путин.
Россия Президенты бу сүзләреннән соң бер минутлык тынлык игълан итте.
«Гаделлек, дөреслек безнең яклы. Бөтен ил махсус хәрби операциядә катнашучыларны хуплый. Без аларның рух көче белән горурланабыз. Без ветераннарга тиң булырга тырышачакбыз, бу традицияләрне йөрәгебезгә салып куеп, киләчәк буынга тапшырачакбыз. Россия хакына һәрвакыт барлык бурычларны хәл итеп барачакбыз. Җиңүче халыкка дан! Бәйрәм белән! Ура!» – дип тәмамлады Илбашы чыгышын.