Теләче районы Олы Тиләҗе авылында сугышта катнашучылар хөрмәтенә обелиск ачылды
Теләче районы Олы Тиләҗе авылында авылдашлары хөрмәтенә салынган обелискны ачу тантанасы булды. Ул үзара салым акчасына эшләнгән. Бу хакта «Теләче-информ» сайтында Эльмира Әхмәтҗанова яза.
Чарада район башлыгы Айрат Фатхуллин, башкарма комитет җитәкчесе Илнур Хамидуллин, Теләче якташлар җәмгыяте җитәкчесе Ирек Даутов , авыл халкы катнашты.
Бөек Ватан сугышына Олы Тиләҗе авылыннан 128 кеше киткән, шуның 68 мәңгегә ятып кала. Бүген авыл халкы, килгән кунаклар батыр якташларының якты истәлегенә куелган обелискка чәчәкләр салды, һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алды, мәктәп укучыларының чыгышын тамаша кылды.