ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Май
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Биектау районында өч буын сугышчыларына һәйкәл ачылды

0

Биектау районының Шигали авылында Бөек Ватан сугышында, әфган кампаниясендә һәм махсус хәрби операциядә катнашкан өч буын солдатларына багышланган мемориал ачу тантанасы булды.

«Бикчура» паркы авыл халкын, ветераннарны һәм яшьләрне җыйган тарихи вакыйга урынына әверелде. Бәйрәм тантаналы йөреш белән башланып китте, ә яңа һәйкәл төбендә Мәңгелек ут кабызу аның иң югары ноктасы булды.

Мемориал буыннарның дәвамчанлыгын һәм төрле чорларда Ватанны саклаучылар турында сүнмәс хәтерне символлаштыра.

Искәртеп узабыз, быел Россиядә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелә. Шулай ук РФ Президенты Владимир Путин карары белән 2025 ел Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Күптән түгел ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов сугыш ветераннарына бүләкләр тапшырды. Ул Россиянең бүгенге казанышларында аларның һәркайсының зур өлеше булуын билгеләп үтте.

Биектау районы матбугат хезмәте фотолары.