Россия Герое Дамир Гыйлемхановның әнисе: Улыбыз белән чиксез горурланабыз
Россия Герое, махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган Дамир Гыйлемханов истәлегенә бюст ачу тантанасында аның әнисе Ленария Гыйлемханова катнашты. Бюст каһарман укыган Казанның 42нче санлы урта мәктәбе ишегалдында урнаштырылган.
«Мин бик нык борчылам. Әлбәттә, улыбыз белән чиксез горурланабыз. Аның каһарманлыгы – яшь буынга чын үрнәк, батырлык мисалы! Бу батырлык бөтен Россия солдатларына Ватанга тугры хезмәт итүне күрсәтә. Хәрбиләребезнең якты эзләрен онытырга хакыбыз юк», – диде ул.
Шулай ук чарада Гыйлемхановны укыткан татар теле мөгаллимәсе Гүзәлия Зәитова да элеккеге укучысы турында фикерләре белән бүлеште.
«Бүгенге көн – безнең өчен аеруча истәлекле. Укучыбыз, чын мәгънәсендә ватанпәрвәрлек үрнәге булган Дамирыбыз – бик тә әдәпле, тәртипле һәм туган җанлы булып күңелләрдә калды. Ул туган телен – татар телен камил белгәнлектән, без аның белән һәрвакытта да татарча аралаштык. Әлбәттә, андый шәп егет һәрбер үткәрелгән чарада теләп катнаша иде. Үзенә генә хас булган тыйнаклык, кабатланмас елмаюлы йөзе белән безнең күңелдә һәрвакыт яшәр. Аның батырлыгы – Татарстаныбызның, милләтебезнең һәм мәктәбебезнең горурлыгы. Ул күңелләрдә мәңге яшәр һәм яшәячәк», – дип ассызыклады ТР атказанган укытучысы Гүзәлия Зәитова.
- Тантанада катнашучылар арасында Россия Герое, махсус хәрби операция каһарманы Дамир Исламовның сеңлесе Динара Алтынова да бар иде. Дамир Гыйлемханов – Дамир Исламов командир булган танк экипажы әгъзасы булган. Алар икесе дә Казан танк училищесын тәмамлаганнар һәм МХО барышында беренче булып Россия Герое исеменә лаек булучылар.