ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Май
2025
1 2 3 4 5 6 7 8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Азнакай районы Актүбә бистәсендә генерал Фатыйх Булатов истәлегенә һәйкәл ачылды

0

Бүген Иске Актүбәдә район башлыгы Марсель Шәйдуллин катнашында узган тантаналы чарада данлыклы татар генералы, Азнакайда туып-үскән Фатыйх Булатовка һәйкәл ачылды. Бу хакта «Азнакай» сайтында Таңсылу Саниева хәбәр итә.

Марсель Шәйдуллин чыгышында актүбәлеләрне Бөек Җиңү көне белән котлап, өлкән буынга рәхмәт сүзләрен җиткерде. Солдат тормышының барлык баскычларын үткән һәм генерал дәрәҗәсенә җиткән Сукаеш авылы егете, илебезнең тугры улы булган Фатыйх Булатов белән горурлануын белдерде.

«Районны данлаган шәхесләребез бик күп, без аларның берсен дә онытырга тиеш түгел. Фатыйх Гариф улы – Бөек Ватан сугышындагы күренекле генералларның берсе. Ул сугыштан соңгы гомер юлын яшь буынга хәрби-патриотик тәрбия бирүгә багышлый, без әнә шундый кешеләрдән үрнәк алырга тиеш», – диде район башлыгы.

Бәйрәмдә Фатыйх Гариф улының туганы – Атлас Булатов та бар иде. Үзенең чыгышында ул туганы белән бәйле хатирәләрен күңелендә яңартты.