Казанның Декабристлар урамында хатын-кызны машина бәрдереп үтергән
Казанның Декабристлар урамындагы 133нче йорт янында җәяүле хатын-кызны машина бәрдереп үтергән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына шәһәр Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.
Якынча мәгълүматлар буенча, хатын-кыз тиешсез урында юл аша чыккан.
«Хатын-кызның үлеме расланды. Экипаж юл-транспорт һәлакәтенең нечкәлекләрен ачыклый», - дип хәбәр иттеләр ведомствода.