ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Май
2025
1 2 3 4 5 6 7 8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Минтимер Шәймиев #ГеройныКочакла акциясенә кушылды

0

ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова Телеграм-каналында ясалма фәһем ярдәмендә ясалган видео белән уртаклашты. Видеода ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Бөек Ватан сугышында катнашкан әтисен «кочаклый».

«Бу видеода ул әтисен, Шәймиев Шаһишәрип Шәймөхәммәт улын, кочаклап ала. Ул 1941 елда сугышка чакырылган һәм шунда ук алгы сызыкка эләккән, Мәскәү янында сугышкан», - дип билгеләде Галимова.

Быел Россиядә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелә. Шулай ук РФ Президенты Владимир Путин карары нигезендә 2025 ел Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Күптән түгел Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов сугыш ветераннарына бүләкләр тапшырды. Ул билгеләп үткәнчә, Россиянең бүгенге торышында аларның һәркайсының зур өлеше бар.