ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Май
2025
1 2 3 4 5 6 7 8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

«KazanForum»да татар аш-суы тарихы турында күргәзмә тәкъдим ителәчәк

0

«Россия - Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумында татар ашлары тарихына багышланган күргәзмә оештырылачак. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә ТР Рестораторлар һәм отельерлар ассоциациясе генераль директоры Галина Шәрәфетдинова сөйләде.

«Быел без «KazanForum»да беренче тапкыр милли татар ашларына багышланган экспозиция тәкъдим итәчәкбез. Без индустриянең 80нче еллардан бирле ничек үсүен күрсәтәчәкбез. Татарстан – аш-су юнәлешендә уникаль төбәк. Бүгенге көндә милли ашларыбызның традицияләрен саклауга һәм камилләштерүгә зур игътибар бирелә», - дип аңлатты ул.

Күргәзмәдә Татарстан пешекчеләре 1980 елгы Олимпиадада туклануны оештыруда катнашкан вакыттан алып төрле экспонатлар күрсәтеләчәк, дип өстәде ТР Рестораторлар һәм отельерлар ассоциациясе президенты Зөфәр Гаязов.

«Татарстан командасы безнең легендар пешекчебез Юныс Әхмәтҗанов җитәкчелегендә Олимпиадада булды. Биредә танылган Олимпия аюы белән фотография булачак. Без җәмәгать туклануы үсешен күрсәтәчәкбез, шул исәптән республика территориясендә зур чараларда катнашу турында да сөйләячәкбез», - дип аңлатты ул.

Күргәзмәдә шулай ук Юныс Әхмәтҗановка бүләк ителгән Юрий Гагарин, Юрий Никулин һәм Александра Пахмутова имзалаган открыткалар тәкъдим ителәчәк.

«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2025» XVI халыкара икътисади форумы 13-18 майда узачак. Анда 87 илдән 20 меңнән артык кунак – хакимият органнары, бизнес, халыкара оешмалар, фәнни һәм эксперт берләшмәләре вәкилләре катнашачак дип көтелә. Эшлекле программа кысаларында 20 тематик юнәлештәге 130дан артык чара көтелә.