Илфар Кәримов: Бүгенге көндә җырларга теләүчеләр, җыр яздыручылар күбәеп китте
«Популяр җырчыларның композицияләре хәзер югары дәрәҗәдә яздырыла. Гадәттә, аларның барлык җырлары да сайланып алына. Әмма бүгенге көндә җырларга теләүчеләр, җыр яздыручылар да күбәеп китте. Аларга артист тормышы җиңел кебек тоеладыр. Менә җыр табам да, аны берәр ничек яздырам да, радио эфирында яңгыратам һәм популяр булам, дип уйлый күпләр. Артист булырга кызыгучылар күп. Җырчылар бит яхшы машиналарда йөри, зур йортларда яши, гомумән, яхшы яши.
Бөтенесе дә түгел, әйе, әмма күбесе. Менә шушы байлыкны, уңайлыкны күреп, шоу-бизнеска тартылучылар күп. Иллюзия бит инде ул. Яхшы яшәр өчен, популяр артист булыр өчен, башта ныклап эшләргә кирәк шул. Без коллектив белән атна саен 30лап җыр тыңлыйбыз, һәм шуларның бер 10 проценты гына эфирга эләгә. Күбесенә «юк» дип әйтергә мәҗбүрбез, чөнки иң беренче чиратта сыйфатлы җырлар тыңлыйсы килә», – ди ул.
Илфар Кәримов белән Алинә Айдарова әңгәмәсен «Интертат» сайтында укый аласыз.
- Илфар Кәримов: «Җырларның күбесен эфирга чыгармыйбыз, чөнки беренче урында – сыйфат»