ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Май
2025
1 2 3 4 5 6 7 8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Авыл хуҗалыгы белгечләрен әзерләүче Татарстан уку йортлары максатчан укырга керергә өнди

0

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «Татарстанның агросәнәгать комплексы: яшь белгечләр өчен яңа мөмкинлекләр. Авылны үстерү коралы буларак максатчан укыту» темасына матбугат конференциясендә авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен әзерләүче белем йортлары җитәкчеләре дә катнашты.

«Безнең Казан дәүләт аграр университеты – иң алдынгы уку йортларының берсе. Аграр комплекс өчен студентларны максатчан әзерләү – тармакның кадрлар ихтыяҗын тәэмин итәргә һәм университет белән эш бирүчеләр арасында тотрыклы элемтә булдырырга мөмкинлек бирә торган мөһим корал. Абитуриент, максатчан нигездә укып, заказ бирүче оешма белән килешү төзи, вузда бюджет нигезендә укый, эш бирүчедән ярдәм ала. Университетны тәмамлагач, сайлаган предприятиедә гарантияле эшкә урнашу мөмкинлегенә ия», – дип ассызыклады Казан дәүләт аграр университеты ректоры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Илшат Нуриев.

Шулай ук спикер, укырга керергә теләүчеләрнең үзләре үк кирәкле мәгълүматны таба алуларын билгеләп үтте.

«Абитуриент 20 июньнән әлеге платформада максатчан укытуга тәкъдимнәр белән мөстәкыйль таныша ала. Һәм элемтәдә торучы затлар белән элемтәгә керә, аларга килешүләрдә билгеләнәчәк конкрет шартлар турында сораулар бирә ала. Алга таба ул университетка керү өчен документлар пакеты белән бергә максатчан укуга гариза бирә ала», – дип сөйләде Нуриев.

Гаризаны югары уку йортына язмача рәвештә дә, дәүләт хезмәтләре порталы аша да рәсмиләштерергә мөмкин булуын билгеләделәр. Ләкин документларны кабул итү тәмамланган көннән дә соңга калмыйча. Максатчан уку турында килешү абитуриент кабул ителгәннән соң 1 сентябрьгә кадәр төзеләчәк.

«Бүгенге көндә бездә 28 студент максатчан килешү буенча белем ала. Практика узганда алар нинди техникада эшләячәкләрен күрәләр. Укулар тәмамлангач, гарантияле рәвештә эшкә урнашачаклар. Өченче-дүртенче курс студентлары инде предприятиедә эшлиләр һәм яхшы хезмәт хакы алалар. Хәтта практика вакытында оешмаларда һәм хуҗалыкларда хезмәт хакын ата-аналарыныкына караганда күбрәк алалар. Техникум балалар һәм аларның ата-аналары белән һөнәри юнәлеш бирү эше белән шөгыльләнә. Аларга партнерларыбыз булган предприятиеләрнең мәйданчыкларын күрсәтәбез. Әти-әниләр балаларының нинди шартларда укыячагын, ә аннары эшләячәген үз күзләре белән күрә», – ди Азнакайдагы политехник техникумы директоры Роберт Хөснетдинов.

Уку йорты директоры, техникумның «Профессионалитет» федераль проектында катнашуын, шуның нәтиҗәсендә җиһазларны яңарту һәм белем бирү программаларын үзгәртә алуларын да өстәде.

Фото: © «Татар-инфори», Юлай Низаев

  • «Профессионалитет» федераль проекты – 2030 елга кадәр Россиянең социаль-икътисадый үсеше өлкәсендәге инициативаларның берсе. Проектның төп бурычлары итеп урта һөнәри белем бирүнең мәгариф-җитештерү үзәкләрен һәм мәгариф кластерларын төзү билгеләнгән. Алар колледжлар һәм предприятиеләр интеграциясеннән гыйбарәт.