ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Май
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

KazanForum көннәрендә Казанда хәләл ярминкә эшләячәк

0

«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» 2025 XVI халыкара икътисади форумы кысаларында «Казан» агросәнәгать паркында гадәттәгечә Kazan Halal Market Халыкара Хәләл продукция ярминкәсе эшләячәк. Аны әзерләүдә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты комитеты белгеч-экспертлары да катнаша: алар ярминкәдә катнашучыларның чималын һәм продукциясен тикшерә.

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты комитеты рәисе Аббяс хәзрәт Шляпошников, быел форумның «цифрлаштыру» темасына бәйле булуына сылтама ясап, хәләл өлкәсендәге проектлар турында сөйләп үтте. Аларга «ТР мөселманнары Диния нәзарәте Хәләл комитеты» дип аталган ботны, шулай ук Комитет катнашында эшләнә торган «Хочу халяль» мәйданчыгын кертергә була.