ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Май
2025
1 2 3 4 5 6 7 8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Депутат Милонов аерылышучы парларга уйланыр өчен көннәр санын арттырырга тәкъдим итте

0

Дәүләт Думасының гаиләне яклау, ата-аналар һәм балалар мәсьәләләре комитеты рәисе урынбасары Виталий Милонов, таркалган гаиләләр санын киметү өчен, аерылышучы парларга уйланыр өчен көннәрне арттырырга тәкъдим итте.

«Аерылышу алдыннан уйлану өчен бирелә торган көннәрне арттырырга, кайдадыр психологларны да җәлеп итәргә кирәк. Бигрәк тә хәлнең фаҗигале булмавы күренеп торган очракта», – дип белдерде парламентарий «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә.

Аерылышучылар санын киметү өчен кешеләрне гаилә традицияләрендә тәрбияләргә кирәк, дип өстәде ул.

«Моның җиңел һәм гади чишелеше юк. Минемчә, билгеле бер кешеләрдән башларга, аларны гаилә традицияләрендә тәрбияләргә кирәк», - дип сүзен төгәлләде Милонов.