ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Май
2025
1 2 3 4 5 6 7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Лениногорск районы Шөгердә яшәүчене 100 яшьлек юбилее һәм Җиңү бәйрәме белән котладылар

0

Лениногорск районы Шөгер авылында гомер итүче Әкълимә апа Кәшапова белән без икеләтә бәйрәм уңаеннан очраштык. Аның беренчесе – Бөек Җиңүнең 80 еллык юбилее, икенчесе дә авыз тутырып, горурлык белән әйтелә торган сан – Әкълимә апага 100 яшь тулды. Бу хакта «Заман сулышы»нда Исламия Галимова яза.

Бер гасырлык гомер юлында авыр сынаулар кичергән, ләкин сынмаган-сыгылмаган Әкълимә апа. Аны туган көне белән тәбрикләргә Лениногорск районы Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гирфанов, Шөгер авыл башлыгы Радик Гафиатуллин килде.

«Минем тормыш юлым турында китап язылса, ул укып бетерә алмаслык искиткеч калын китап булыр иде. Миңа 1,7 яшь булганда әтием Абдунәгыйм гүр иясе булган, әниебез өч бала белән тол калган. Ялгыз калган хатын-кызга балаларын тәбияләп, кеше итү хәзер дә җиңел түгел, ә ул заманнарда ничек булуы турында үзегез уйлап карагыз. Әмма әни безне бөтен көчен-тырышлыгын куеп үстерде, өчебезне дә белемле итәргә тырышты», - ди Әкълимә апа.

Ул 1925 нче елның 5 нче маенда Лениногорск районы Карагай авылында дөньяга килгән. Бу вакытта әти-әнисенең 2 яшьлек уллары булган. Әтиләре вафат булганда алар берсеннән-берсе кечерәк өч бала калган, ә иң кече сеңелләре яңа туган сабый гына булган әле. Әниләре һәрвакыт колхоз эшендә, ә балалар бер-берсенә күз-колак булып үскән. Әкълимә Туктар-Урдалы җидееллык мәктәбендә укыган, ул елларда инде җидееллык мәҗбүри белем кертелгән булган.

«Без кечкенә яшьтән бөтен эшне белеп үстек, сугыш башлангач, фронтка китеп беткән авыл ир-атларын алыштырдык. Аллага шөкер, эш һәрвакыт җитәрлек булды, кырда да эшләдек, урман да кистек. Бер эштән дә курыкмыйча ирләр сыман эшләгәнгә мине үземнән 5-6 яшькә олырак кызлар белән урман кисәргә дә җибәрделәр. Алты ай буена өйгә катмыйча алар белән урман кисү эшендә эшләдем», - дип искә ала Әкълимә апа.

Авыр сугыш елларында аның ир-егетләрчә кыюлыгы тагы да арта төшә. Үзенең яшьтәшләре белән бергә фашист илбасарларын тизрәк тар-мар итү өчен, ул да фронтка омтыла. 18 яше тулуга, 1943 елда аны Шөгер район хәрби комиссариаты юлламасы белән Ярославль якларына озаталар. Ул армия ихтыяҗлары өчен урман әзерләү һәм фронт өчен детальләр җитештерүче заводка эшкә җибәрелә.

«Сугышның тәмамлануын безнең ничек көткәнне әйтеп, аңлатып бетерерлек түгел. Радиодан һәркөнне фронт хәбәрләрен тыңлыйбыз, ниһаять, шушы көнне дә көтеп алдык. Иии, безнең бер-беребезне кысып-кысып кочаклап, ничек итеп сикерешкәнебезне күрсәгез!» - дип сөйли Әкълимә апа.

Туган авылына Әкълимә Кәшапова 1945 елның ноябрендә генә кайтып җитә. 1946 нчы елда ул Бөек Ватан сугышыннан кайткан фронтовик авылдашына кияүгә чыга.