Дагыстанда Башкортстан классигы Мостай Кәрим повесте буенча спектакль күрсәттеләр
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы һәм Ватанны саклаучылар елы уңаеннан Дербентның (Дагыстан) Табасаран театры хәрби темага спектакль премьерасын тәкъдим итте. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.
Бу спектакль башкорт әдәбияты классигы, Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең «Безнең өйнең шатлыгы» повестена нигезләнгән. Спектакль өчен Башкортстаннан иҗат командасын чакырганнар. Инсценировканың режиссеры һәм авторы - Салават Башкорт драма театрының баш режиссеры Лиана Нигъмәтуллина. Рәссам — куючы – Антон Бледных. Спектакльдә композитор, Башкортстан Республикасы атказанган сәнгать эшлеклесе Илшат Яхин музыкасы кулланыла. Хореография номерларын Инна Даргаева иҗат иткән.
Тамашачылар совет халкының сугыш елларындагы батырлыгына багышланган спектакльне җылы каршы алдылар, дип сөйләделәр «Башинформа»га Салават театры матбугат хезмәтендә. Театр актерлары, труппаның бөтен составы диярлек, үз рольләрен бик шәп башкарды. Бигрәк тә өлкән артистларның, тамашачыларны сәхнәдәге хәлләр белән уртаклашырга мәҗбүр итеп, кечкенә балаларны ышандырырлык итеп уйнаулары тәэсирләндерде. Ямил белән Оксананы уйнаган Аким Саидалиев һәм Маркизат Гаджимагомедова тамашачыларны сокландырды һәм күзләрен яшьләндерде.
Спектакль «Бердәм Россия» партиясенең «Кече Ватан мәдәнияте» федераль проекты кысаларында булдырылган. Театр директоры Алимурад Алимурадов Дагыстан Мәдәният министрлыгына һәм «Бердәм Россия» партиясенә проектны хуплаулары өчен рәхмәт белдерде. Аларның ярдәме белән театрлар башка төбәкләрдән танылган режиссерларны чакыра һәм әһәмиятле спектакльләр куя ала.