ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Май
2025
1 2 3 4 5 6 7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Түбән Камада «Геройлар эзләре буенча» акциясендә мотоцикллар һәм автомобильләр катнашты

0

Түбән Камада Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Геройлар эзләре буенча» автомотоярышы узды. Анда шәһәрнең автомәктәпләре, мотоберләшмәләр һәм патриотик оешмалар катнашты. Бу хакта https://tat.e-nkama.ru сайтында хәбәр ителә.

Чара Җиңү монументы янында тантаналы митингтан башланды. Аны Түбән Кама районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Рамазанов һәм Ветераннар советы рәисе, Түбән Кама муниципаль районы башлыгының патриотик тәрбия буенча киңәшчесе Григорий Китанов ачты. Җыелган кешеләр чәчәкләр салдылар һәм һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.

Аннары Бөек Ватан сугышы тематикасына багышланган автомототехника колоннасы шәһәрнең үзәк урамнары буйлап узды. Шуннан соң бәйрәм колоннасы Түбән Кама районының Прости, Каенлы, Смыловка, Иске Чишмә, Кармалы һәм Елантау авылларындагы истәлекле урыннарга юнәлде. Һәр мемориалда хәтер митинглары узды.

Акциядә 80нән артык мотоцикл һәм автомобиль, шулай ук «КамАЗ» һәм квадроцикл катнашты.