Рөстәм Миңнеханов «Балкыш» фестивалендә катнашучыларны сәламләде
Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан ветераннары арасында «Балкыш» республика үзешчән башкаручылар фестивалендә катнашучылар һәм кунаклар өчен сәламләү хатын тапшырды. Чара башланыр алдыннан аны ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин укыды.
«Хөрмәтле лауреатлар, кунаклар һәм тантаналы чарада катнашучылар! Сезне Татарстан Республикасы ветераннары арасында «Балкыш» республика үзешчән башкаручылар фестивалендә сәламлим. Сезнең ярдәм белән ул республиканың мәдәни йөзенең аерылгысыз өлешенә әверелде.
Беренче фестивальдән башлап катнашучылар саны арта бара, һәм бүген ул 25 меңнән артык кешене берләштерә. Шунысы куанычлы, өлкән буын вәкилләре фестиваль хәрәкәтен үстерәләр һәм яңадан-яңа тарафдарларны җәлеп итәләр.
Катнашучыларның талантларының күптөрлелеге безнең хөрмәтле ветераннарыбызның гаҗәеп иҗади потенциалын ачык күрсәтә. Сезнең югары башкару осталыгыгыз, бетмәс-төкәнмәс энтузиазмыгыз, сәнгатькә тугрылыгыгыз тирән хөрмәт белән бергә ихлас соклану предметы булып тора.
Гала-концертның истәлекле дата – Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан уздырылуы чарага аеруча зур әһәмият бирә. Фестиваль киләчәктә дә үзешчән иҗатны үстерүгә, өлкәннәрнең ялын оештыруга һәм буыннар арасындагы элемтәләрне ныгытуга ярдәм итәр дип ышанам», - диелгән хатта.